Барлык яңалыклар

Чын күңелдән рәхмәт белдерәбез!

Елена Васильевна Филиппова – Елембәт мәктәбе өчен чын табыш, диләр укытучылар. Ул монда алты ел элек эшкә килгән. Аның гомум хезмәт стажы- 45 ел, шуның 35 елы – укытучылыкта. Ул үзе Стәрлетамак районының Айгөл авылыннан. Һава шартлары нинди булуга карамастан, эшкә маршрут автобусында килә.

Алты ел эчендә коллегаларының һәм укучыларының ихтирамын яуларга өлгерде. Үзе башка милләттән булуга карамастан, безнең белән саф башкорт телендә аралаша. Елена Васильевна – дүрт бала әнисе. Үкенечкә каршы, бер улы фаҗигале һәлак булган. Әмма ул бирешмәгән, рухын төшермәгән, ә үз алдына оныгы Арсланны үстерергә ярдәм итү бурычын куйган. Әлеге вакытта Елена Васильевна – хәстәрлекле әни, ун оныгының яраткан картәнисе, хөрмәтле укытучы һәм коллега. Аны укучылары бик ярата. Укучыларының берсе, Елембәт урта мәктәбенең 7 класс укучысы Ләйсән Рәхмәтуллина, сөекле укытучысына чын рәхмәт сүзләрен җиткерә:
“Елена Васильевна Филиппова өченче ел инде безнең класс җитәкчебез булып тора. Ул безгә химия һәм биология фәннәрен укыта. Елембәт мәктәбенең 7 классында без 14 укучы. Шушы өч ел эчендә Елена Васильевна бездән тату коллектив туплады: бер-беребезне бәйрәмнәр белән котларга, кешеләргә игътибарлы булырга, олыларны ихтирам итәргә, кечерәкләрне кыерсытмаска өйрәтте. Ул дәресләрне бик кызыклы алып бара, класс сәгатьләрен һәм башка чараларны фәһемле итеп үткәрә, еш кына тәм-том белән чәй эчүләр оештыра. Аңа 65 яшь, шулай да һәрвакыт көр күңеле, егәрле, күтәренке рухлы. Безнең өчен тырышып эшләгәнегез өчен Сезгә чын күңелдән рәхмәт белдерәбез, Елена Васильевна!”
Әлфия ШӘРИПОВА, башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы.
Читайте нас: