Барлык яңалыклар

Буранда да, салкында да - хезмәттә!

Календарьда яз булса да, март аенда явым-төшем гадәттәгедән күпкә артыграк булды. Быелгы февраль дә чын кышның нинди булганлыгын күрсәтте. Төн буена тышта буран дулаганда, иртәнгә кыенлыклар килеп чыгасын көт тә тор. Ул барыннан да бигрәк юл булмауга бәйле, ә балалар бакчасына, мәктәпкә, эшкә барырга кирәк.

Мондый вакытларда иртәнге ыгы-зыгыда без кар тазартучы техника тавышын көтәбез. Ә еш кына без иртән чыгуга юллар инде кардан тазартылган була. Кемнәр соң алар, бу кешеләр? Ничек алар тиз арада безне кар әсирлегеннән коткара һәм көндәлек эшләребезгә юл ача? Социаль челтәрләрдә Стәрлебаш һәм башка авыллар халкы тракторчыларга намуслы хезмәтләре өчен күп тапкырлар рәхмәт сүзләре язды. Менә шуларның берсе: «Зәңгәр МТЗ-82дә эшләүче тракторчыга зур рәхмәт, Каранай Моратов урамын бик яхшы чистарткан».
МТЗ-82 тракторында рейска чыгып киткәнче, Фарих Рәхимкуловка башта үзенә Мөхәммәтдәмин авылыннан эшкә барып җитәргә кирәк. Ул иртәнге дүрткә кадәр өлгерергә тиеш, аның маршруты шулай иртә башлана. Кешеләр мәктәпләргә, дәваханәгә һәм башка урыннарга килә алсын өчен беренче чиратта ул үзәк урамнарны кардан тазарта. Тротуарлар да игътибардан читтә калмый. Аннары ул үзенең тракторында ераграк микрорайоннарга юнәлә. Анда да ул урамнарны, тыкрыкларны ачып өлгерергә, транспорт һәм җәяүлеләрнең каршылыксыз хәрәкәтен тәэмин итәргә тырыша:
- Техника төзек, ягулыкка да өзеклекләр юк. Гадәттә тар тыкрыкларда һәм урамнарда кыенлыклар туа. Мондый урыннарда карны өяргә урын булмый, кешенең ихатасын да җимерү ихтималы бар, - ди Фарих Фәрит улы.
Хезмәттәше белән беррәттән, шулай ук зәңгәр төстәге, әмма Т-150 тракторында «Стәрлебаш Жилкомсервис» муниципаль унитар предприятиесендә һава шартлары начар булганда халык социаль челтәрләрдә рәхмәт белдергән тагын бер тракторчы эшли. Иншар Хәмитов предприятиедә 2014 елдан бирле хезмәт сала. Ул да буранлы көннәрдә иртәнге дүрттән эшкә чыга. Күбесенчә район үзәгенең Ленин урамында һәм «Төньяк» микрорайонында урамнарны кардан тазарта.
- Мине Беларус керә алмаган урамнарга җибәрәләр. Эшемне яратам, мондый төзек техникада эшләве икеләтә күңелле, - ди Иншар Шәмсетдин улы.
Район үзәгеннән тыш, аларны Стәрлебаш авыл советының җиде авылында көтәләр. Тракторчылар икесе дә аз сүзле булып чыкты, алар белән урамнарны кардан тазарткан вакытта әңгәмәләшергә туры килде. Алар чын хезмәт кешеләре - башкача ничек әйтәсең. «Тимер атлар» штурвалы артында аларның хезмәт көннәре бертөрле, аеруча көн саен диярлек кар явып торганда. Алар өйләренә арып-талып, ләкин канәгать кайталар. Гади кешеләрнең «Зәңгәр тракторны йөртүчегә рәхмәт» сүзләре - аларның хезмәтенә иң зур бүләк.
Рәйлә ТАЙГУНОВА. Р.ЯГЪФӘРОВ фотосы.
Рәсемдә: Иншар Хәмитов һәм Фарих Рәхимкулов
Читайте нас: