Венера Гайнулла кызының әлеге эш өстәлен ул вакыттагы инде еракта калган шыксыз агач бинадагы белән чагыштырырлык түгел. Бу аңлашыла да, яңа технологияләр дәвере элекке агач счетлардан күпкә аерыла, ә барлык исәп-хисапны компьютер программалары башкара. Әмма Венера Гайнулла кызы өчен шушы элекке бухгалтерлык җайланмасы аерым кыйммәткә ия:
- Әтиебез Гайнулла Халитов күп еллар райпода төрле вазыйфалар башкарды. Кечкенә чагымда мин аның бармакларының счет белән бик җитез эшләвен карап туя алмый идем. Аның бармаклары баянда уйнаганда да шулай ук җитез булды, - дип хәтерли бүген минем әңгәмәдәшем.
Кояшлы март көнендә аның кабинетында чәчәк гөлләмәләре үзләренең хуш исен тарата, биредә бәйрәм кәефе, ә моның сәбәбе - аның алтмышынчы язы! Ул аны үзенең яраткан эшендә каршылый, биредә бернинди кичектерүләргә юл куела алмый, чөнки аңа районның бюджет средстволарын бүлү ышанып тапшырылган. 2010 елдан башлап Венера Гайнулла кызының көндәлек мәшәкатьләре район финанс идарәсе белән тыгыз бәйләнгән. Шул вакыттан алып ул әлеге структур бүлекнең җитәкчесе булып тора, тоташ районның тотрыклылыгы аның һөнәрмәнлегенә, төгәл, стратегик эш итүенә бәйле. Ул район хакимиятенең элекке башлыклары Ф.Г.Казакбаевка, Ф.З.Туктаровка берлектә уңышлы эшләгән еллар, аларның ярдәме, төрле мәсьәләләрдә аңлаганнары өчен рәхмәтле. Район хакимиятенең әлеге башлыгы Р.К.Рахмангулов һәм аның урынбасарлары белән шулай ук берлектә эшлиләр.
Ул Стәрлебаш авылында 1961 елда ишле гаиләдә туа. Гади хезмәткәрләр булган әти-әнисен язмыш очраштыра. Әниләре Уфа финанс техникумын тәмамлаганнан соң билгеләмә буенча 1953 елда бирегә килеп эләгә һәм бөтенләйгә торып кала. Барлык биш баланың да үз мавыгулары була. Венера Гайнулла кызы үзе математиканы яратуын хәтерли. Әлеге вакытта да укытучылары Вәсилә Зәйнулла кызы Абдрахмановага һәм Ләлә Газиз кызы Бәшировага рәхмәтле.
Мәктәпне тәмамлаганнан соң ул кайчандыр әнисе белгечлек алган Уфа финанс техникумына укырга керә. 1980 елда хезмәт эшчәнлеген башлап җибәрә, яшь белгеч билгеләмә буенча Чишмә районына эләгә. Бер елдан туган ягына якынрак булган Стәрлетамак районындагы Госстрах инспекциясенә күченү мөмкин була:
- Кайда гына эшләсәм дә остазларымнан уңдым. Алар мине дәртләндерә белде, һөнәри яктан үсешергә ярдәм итте, миңа ышандылар, - ди В.Шәрипова.
Стәрлебашка аны Наилә Гыйззәтуллина чакыра. Баш бухгалтер урынбасары буларак тәү тапкыр Көнкүреш хезмәтләндерүе комбинаты тупсасын атлап керә. Аннары яшь финансист хезмәт баскычлары буйлап күтәрелә башлый. Финанс буенча сектор мөдиреннән өлкән бухгалтерга кадәр Венера Гайнулла кызы алар бетерелгәнче ВЛКСМ һәм КПСС район комитетларында эшли. Анда аны Мөкәрәмә Гайнетдин кызы Корманаева тәкъдим итә. Эш буенча бу яшь кыз белән аралашырга туры килгән һәркем аның булдыклылыгына соклана. Ул эшкә тиз кереп китә, ә ныкышмалы хезмәт эшне азагына җиткерү мөмкинлеген бирә. Мондый сыйфатын коллегалары да күрми калмый. Билгеләргә кирәк, Венера Гайнулла кызы Г.М.Мөлеков, Ф.Г.Каюпов, Ә.Х.Галләмова, Х.Х.Галиева, З.Б.Фәхретдиновалар белән бергә эшләгән вакытларын әле дә зур җылылык белән искә ала:
- Алар турында легендар кешеләр дип әйтергә мөмкиндер, мөгаен. Чөнки һәрбер команда эшендә иң беренче бердәмлек һәм һөнәрмәнлек кирәк, - дип хәтерли ул бүген.
Лицензияләү, тикшерү һәм ревизияләр, һәрвакыт юлда йөрү, бигрәк тә Стәрлебаш һәм Федоровка салым инспекцияләрен бергә берләштергәннән соң. Менә шулар белән очрашырга туры килә аңа хезмәт эшчәнлеген салым инспекциясендә дәвам итү чорында. Штрафлар булмасын өчен салым түләүчеләрне документларны дөрес алып барырга өйрәтәләр. Аңа күп нәрсәне төшендергән Әхәт Каюпов үзе дә кайчандыр аның әтисеннән өйрәнгән була.
Күп вакытлар үтә, күп вакыйгалар була, шулай ук әңгәмәдәшемә үтәргә туры килгән реформалар да җиңелдән бирелми. Рух ныклыгын югалтмаска, ә киресенчә, кыенлыкларны җиңәргә, югары белем алырга, даими үсешкә омтылырга, көрчек хәлләрендә нык булырга һәм беркайчан да үз принципларыңнан тайпылмаска. Кешелекле булып калырга һәм, кирәк икән, аяк тибеп ишеккә күрсәтергә. Боларның барысы да еллар үткәч кенә килә, ә баштарак яхшы киңәшләре белән әнисе, әтисе һәм абыйсы Галинур ярдәмләшә. Әйткәндәй абыйсы, Венера Гайнулла кызы кебек үк, “Башкортстан Республикасының атказанган химигы”, ә ул исә 2019 елда “Башкортстан Республикасының атказанган икътисадчысы” исеменә лаек була.
Бу мөлаем ханым тагын нәрсә турында хыял йөртә ала? Ул һәр нәрсәнең яхшы ягын күрә белә. Эшендә үз сафларында яшьләрне күрергә һәрвакыт шат булган иң яхшы команда белән ышанычлы мөнәсәбәттә. Аларның һәркайсына ышана, җитәкче буларак һәрвакыт кыенлыкларны үз иңенә алырга әзер. Өендә дә менә 35 елдан артык инде бәхетле тормыш иптәше, әни һәм картәни. Тормыш иптәше Фаат Касыйм улы ышанычлы булуына беркайчан да шикләнмәгән. Гаилә белән ял иткән вакытларда якыннарын тәмле ризыклар белән сыйларга, оныклары белән бергә биергә ярата. Кызы Миләүшә белән рәхәтләнеп серләшә, улы Фәезне кочагына ала. Аларны сөю һәм хәстәрлек белән чорный, ә дүшәмбе көнне җитди карарлар кабул итәргә әзер булган таләпчән җитәкчегә әверелә.
Рәйлә ТАЙГУНОВА. Автор фотосы.