Барлык яңалыклар

Эшсөяр, җаваплы, мөлаем, бәхетле...

Светлана Мөрәсова - “Жилищник” җәмгыятендә бухгалтер-кассир. Биредә 10 ел эшли, ә хезмәт стажы шактый күбрәк. Ул, нигездә, халык белән эшли, коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне кабул итә.- Болардан тыш, матди тармакны алып барам, - дип сөйли Светлана Әбделхәй кызы. – Керемнәрне һәм чыгымнарны исәпләү, матди средстволарны исәптән чыгару минем җаваплылыкта. Күпфатирлы 35 йорт безнең предприятие хезмәтләндерүендә тора. Аларда яшәүчеләрдән төрле эшләр башкаруга: ассенизатор, сантехника, электротехника хезмәтләренә һ.б заявкалар кабул итәм.

Аның фикеренчә, эштә иң мөһиме – клиентлар белән аралаша белү. Ә алар бик төрле. Берәүләр кечкенә киңәш өчен дә рәхмәт әйтеп китсә, икенчеләре аңлашып та тормыйча, дорфа сөйләшә яки әрләшә башлый. Шулай да кешеләрнең күпчелеге бездә әйбәтләр, ди ул.
“Жилищник” җәмгыяте директоры Рәсим Гыйниятуллин әйтүенчә, Светлана Әбделхәй кызы – бик яхшы белгеч, кешеләр белән уртак тел таба белә, итагатьле, җаваплы һәм ярдәмчел. Үз эшен һәм кушкан барлык йөкләмәләрне намуслы үти.
Намуслы хезмәткәр булу белән бергә, С.Мөрәсова – сөеп һәм сөелеп яшәүче тормыш иптәше, әни, бәхетле картәни. Уллары Тимур һәм Айдар – әти-әниләренең горурлыгы, тормыш иптәше Әнис белән аларга белем алырга ярдәм иткәннәр. Әлеге вакытта Тимур – Уфа шәһәре хакимиятендә, Айдар – Стәрлебаш полициясендә эшләп йөри. Тимурның гаиләсе бар, кызлары Эмилия үсеп килә.
Светлана Әбделхәй кызының яраткан шөгыле дә бар. Буш вакытларында бәйләргә, аш-су әзерләргә, декупаж ясарга ярата. Бик тырыш, чөнки биш бала арасында ишле гаиләдә кечкенәдән эшкә өйрәнеп үскән.
- Тормышта иң мөһиме – гаилә. Гаиләдә барысы да яхшы һәм уңайлы, үзебез исән-сау булыйк, - ди минем мәкалә героем.
“Жилищник” җәмгыятендә хезмәттәшләре һәм халык арасында ихтирам, абруй казанган менә шундый намуслы, мөлаем һәм бер үк вакытта бәхетле ханым эшли. Ул үзләренең һөнәри бәйрәмен – Торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көнен яхшы кәеф белән генә түгел, ә эштә яхшы күрсәткечләр белән дә каршылый.
Рәйсә МУСИНА. Р.ЯГЪФӘРОВ фотосы.
Читайте нас: