Барлык яңалыклар

Эшенә тугрылык - аның өчен буш сүзләр түгел

Һәр оешманың иминлеге күп нәрсәдә баш бухгалтердан тора. Балансны тотарга, салымнар өчен отчет бирергә һәм барлык хезмәткәрләргә хезмәт хакын вакытында исәпләргә - Ләлә Әсәдуллина (рәсемдә) мондый бурычлар белән көн саен очраша. Ул эшләгән тармак тотрыклы һәм ышанычлы булырга тиеш. Нәкъ менә торак-коммуналь хуҗалык эше авыл халкының тормыш иминлеге булып тора.

Егәрле һәм белемле Ләлә Әхтәм кызы Башкорт дәүләт аграр университетын тәмамлаганнан соң 1997 елда районга эшкә кайта. Бузат авылы кызы өлкән тормышка аяк баса. «Икътисад һәм хокук» факультетында алган ныклы белемнәрен тизрәк кулланып карыйсы килә. Икътисадчы дипломы булган яшь белгечкә Саклык кассасында урын табыла. Башта ул контролер булып эшли, ә соңрак аңа акча средстволары һәм матди кыйммәтләр келәте мөдире вазыйфасын ышанып тапшыралар.
- Саклык кассасында остазларым әйбәт булды. Эшли генә башлаганда бу бик мөһим. Рәйсә Габдулла кызы Рәхмәтуллина минем өчен беренче җитәкче булу белән бергә, хезмәт этикасына, җаваплылыкка өйрәтте, анда мин тәүге тәҗрибәмне алдым, - дип хатирәләре белән уртаклаша Ләлә Әхтәм кызы.
2001 елда директор Әгъзам Идрисов эшкә чакыргач, Стәрлебаш су каналында аңа бухгалтерлык исәбе нечкәлекләре белән очрашырга туры килә. Ә өч елдан утыз яшендә Ләлә Әхтәм кызын «Стәрлебаш ПУЖКХ» муниципаль унитар предприятиесенең баш бухгалтеры итеп тәгаенлиләр.
Бу предприятиедә ул вакытта 120дән артык кеше эшли. Бухгалтериядә күбесенчә күптән эшләүче тәҗрибәле һөнәрмәннәр хезмәт сала. Алар барысы да үзләренең яңа җитәкчеләреннән күпкә олырак була, әмма, моңа карамастан, аны җылы сүзләр һәм акыллы киңәшләре белән хуплап торалар:
- Мин аеруча Эльвира һәм Әлфия Тайгуноваларга, Любовь Дәүләтшинага рәхмәтлемен, алар миңа куркуларымны җиңәргә ярдәм иттеләр, - дип искә ала бүгенге көндә баш бухгалтер.
Ә куркырга урын булган шул! Предприятиедә хәлләр катлаулы финанс торышы белән киеренкеләнгән. Расчет счеты күпмиллионлы картотека белән блокировкалангач, кичектерелмәслек проблемаларны хәл итү өчен гадәти булмаган юллар эзләргә туры килгән:
- Миннән бер айга гына алдан эшли башлаган директор Наил Галиәкбәров белән икебез өчен дә хезмәткәрләргә хезмәт хакы буенча гаять зур бурыч - иң кискен проблема булып тора иде. Көндәлек бурычлар белән беррәттән без тәэминатчылар белән мөнәсәбәтләрне төзедек. Безнең предприятиенең бурычлары булуга карамастан, аларның товарлар һәм хезмәтләр белән тәэмин итүне туктатмавын килешергә туры килде, - дип сөйли әңгәмәдәшем тәүге вакытта очрашырга туры килгән кыенлыклар турында.
Бурычларны каплау графикларын төзегәннәр һәм катгый рәвештә аларны үтәгәннәр. Салымнарны һәм взносларны түләүне көйгә салганнар, шулай итеп предприятие яшәвен дәвам иткән. 2008 елда гына «Стәрлебаш ПУЖКХ» муниципаль унитар предприятиесен бетерү юлы белән генә кризис хәленнән чыгарга мөмкин булган. Аның урынына яңа «Стәрлебаш Жилкомсервис» муниципаль унитар предприятиесе төзелгән. Мәкалә герое өчен финанслар белән бәйле эшчәнлегендә бераз җиңеллек килгән. Бүгенге көндә дәүләт ярдәменең яңа мөмкинлекләре нәтиҗәсендә эшләрнең алга китүе сизелә. Хезмәткәрләрнең эш шартлары һәм халыкка күрсәтелүче хезмәтләр сыйфаты яхшыра. Эш өйгә ияреп кайткан чаклар күп булса да, Министрлык, салым хезмәте өчен отчет саннары башта даими әйләнсә дә, хезмәтенең нәтиҗәләре сөенерлек.
Бәхеткә каршы, өйдәгеләр әниләренең мәшгульлегенә аңлап якын килә. Аларның гаиләсе искиткеч! Тормыш иптәше Марс Минеәхмәт улы һөнәре буенча физкультура укытучысы. Мөгаен, шуңадыр, Әсәдуллиннар өчен спорт һәм актив тормыш рәвеше беренче урында тора! Алар бергәләп чаңгыда йөрергә чыга һәм күбрәк вакытларын табигать кочагында үткәрергә тырыша. Балалары - Ләлә Әхтәм кызының зур шатлыгы һәм горурлыгы. Уллары Линар мәктәпне алтын медальгә тәмамлап, хәзер Уфа дәүләт авиация техник университетында хәрби инженер белгечлеген үзләштерә. Бишенче курста. Кызлары Зарина бишенче класс укучысы, абыйсы кебек үк, тик яхшы билгеләренә укый.
Ләлә Әхтәм кызының уңыш сере нәрсәдә? Һәрвакытта да җиңел булмаган урында эшләүдә, предприятиенең уңышларын һәм уңышсызлыкларын күрүдә, аның аерылгысыз өлеше булуда. Мине иң гаҗәпләндергәне - әңгәмәдәшем беркайчан да эшен алыштырырга уйламый. Минем соравыма җавап гади булды:
- Һәр эштәге кебек үк, үзеңнең хезмәтеңне яратырга кирәк.
Рәйлә ТАЙГУНОВА. Автор фотосы.
Читайте нас: