Барлык яңалыклар

Укуда да, спортта да алдынгылар

Бу укучыларны кыю рәвештә мәктәп горурлыгы дип әйтергә мөмкин, диделәр безгә Елембәт мәктәбендә. Риназ Исхаков һәм Рияз Сәгытдинов (рәсемдә) 7 класста укый. Алар дүртле һәм бишле билгеләренә генә өлгәшә.

Риназ үзе әйтүенчә, аңа физика, алгебра, геометрия дәресләре җиңел бирелә. Әлеге фәннәр буенча ул район олимпиадаларында мәктәп намусын күп тапкырлар яклаган. Рияз исә инглиз һәм рус телен үз итә. Укулардан буш вакытларында егетләр көрәш һәм волейбол секцияләренә йөриләр. Елембәт мәктәбе командасы район ярышларында даими катнашып, призлы урыннар ала. Аларның спонсорлар бүләк иткән бердәм формасы да бар.
- Спорт безгә сәламәтлекне ныгытырга, күнегүләрне үстерергә ярдәм итә, ә бу, һичшиксез, безгә киләчәк тормышта ярап калачак. Үзебезнең тренер Наил Шәриповка киңәшләре, үткәрелгән уеннар өчен рәхмәт белдерәбез. Наил Касыйм улы – бик яхшы остаз, - ди егетләр.
Барлык авыл балалары кебек үк, Риназ белән Рияз да әти-әниләренә йорт эшләрендә ярдәмләшә. Яхшы белем, спорт казанышлары аларга куелган максатларына ирешергә ярдәм итәр, дип уйлыйбыз.
М.ГОБӘЙДУЛЛИНА. Р.ЯГЪФӘРОВ фотосы.
Читайте нас: