Барлык яңалыклар

Укуда тырыш, спортта – җиңүче

Стәрлетамак тармакара колледжының Стәрлебаш филиалында укучыларга хәрби-ватанчылык тәрбиясен бирүгә һәм сәламәт яшәү рәвешен тәрбияләүгә зур игътибар бүленә. Тулай торакта һәр көннең иртәсе физзарядкадан һәм йөгерүдән башлана. Һәр елны Хәрби ватанчылык тәрбиясе айлыгы үткәрелә, аның кысаларында спорт ярышлары, хәрби хәрәкәтләр ветераннары белән очрашулар оештырыла. Егетләр “Стәрле” спорт-сәламәтләндерү комплексына йөри, төрле секцияләрдә шөгыльләнә.

Алмаз Гарипов (рәсемдә) икенче курста укый. Ул – группа старостасы, уку алдынгысы. 1 санлы Стәрлебаш урта мәктәбендә 9 классны тәмамлап, безнең колледжга “Автомеханик” белгечлеге буенча укырга керде. Класс җитәкчесе һәм производствога өйрәтү мастеры билгеләвенчә, Алмаз тырыш, намуслы, курсташлары арасында ихтирам яулаган укучы. Дәресләрне калдырмый, уку полигоны мастерскойларында теләп шөгыльләнә. Ул ярдәмчел, җаваплы, тәртипле. Староста буларак, башкаларга да уңай йогынты ясый.
Алмаз яхшы спортчы да, Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә самбо секциясендә шөгыльләнә. Төрле район һәм республика ярышларында катнаша. Мәсәлән, күптән түгел Уфада үткән III Ачык Евразия хәрби сәнгать буенча студентлар уеннарында катнашып, бронза медаль яулады. Алмаз үзе әйтүенчә, колледжны тәмамлагач, ул армиядә хезмәт итәргә, аннары укуын югары уку йортында дәвам итәргә исәп тота.
Менә шундый уңган егет укый безнең колледжда, илебез киләчәге аның кебек егетләр кулында.
Әнүр ИШМӨХӘММӘТОВ, Стәрлетамак тармакара колледжының Стәрлебаш филиалы мөдире.
Фото автордан алынды.
Читайте нас: