Барлык яңалыклар

Кулыннан һәр эш килә

Кайчандыр механизатор булып эшләгән әтисе үзе белән еш кына улын эшкә алып бармаса, Илдус Байгилдин (рәсемдә) нинди һөнәр сайлар иде икән, әйтүе кыен. Ул вакытта, балачагында, ул техниканы шулкадәр үз итә, аннары бөтен гомере тимер-томыр, машина мае һәм тузаны арасында үтә һәм ул моңа үкенми. Әле Илдус Нурфәез улы Матросов исемендәге хуҗалыкның иң тәҗрибәле һәм хөрмәтле механизаторларыннан санала, гараж мөдире булып эшли.

Тракторга идарә итү документын ул чыгарылыш классында урта белем турындагы аттестаттан күпкә алдарак ала. Мәктәпне тәмамлаганнан соң үзләренең колхозына эшкә урнаша. Яшь егеткә, яңа гына мәктәп тәмамлаучыга Т-70 тракторын бирәләр. Ул зур җаваплылык тоя, күрсәтелгән ышанычны акларга тырыша. Ярдәм яки киңәш кирәккән чакта янында һәрвакыт әтисе була. Шикәр чөгендеренә рәтара эшкәртүне ничек дөрес үткәрүне дә ул күрсәтеп бирә. Армия хезмәтенә китәр вакыт җитә. Германиягә эләгә, ә соңыннан колхозда эшләвен дәвам итә. “Беларус” тракторын биреп, шикәр чөгендере, көнбагыш, кукуруз кебек техник культураларны үстерү аңа йөкләтелә. Бер-ике елдан яңа техника бирәләр, тагы да зуррак теләк белән эшли башлый, чөнки яңа тракторда начар эшләү – оят. Ул басу эшләре нормасын һәрвакыт үти һәм арттырып үти. Еллар үтеп, техника бераз искерә төшкәч тә һәр сезон башлануга үзенең тимер атын әзерлек сызыгына һәрвакыт беренчеләрдән куя. Ул капиталь ремонтсыз күп еллар хезмәт итә, техникага сакчыл мөнәсәбәт менә шунда чагыла да инде.
18 ел игенчелек белән шөгыльләнә. Һәр басуны, сөренте мәйданнарның һәр почмагын яхшы белә. Соңгы 15 елда И.Байгилдин гараж мөдире вазыйфасын үти, хәзер инде ул авыл хуҗалыгы техникасын тиешле хәлдә тоту өчен җаваплы, кирәк булганда запас частьлар кайтарта, язгы кыр эшләренә әзерлек алып бара. Басуларын бераз сагына да. Чәчелгән мәйданнар өчен горурлану һәм сөенү, иртәнге кояш нурлары, шытымнарда җемелдәгән чык бөртекләре җитешми сыман. Әмма гараж мөдире вазыйфасын да ул бик яхшы башкара. Бу көннәрдә механизаторлар Илдус Нурфәез улы җитәкчелегендә алда торган сезонга әзерләнә.
Аның шәхси тормышы да уңышлы. Тормыш иптәше Венера белән ике бала үстергәннәр, әле оныкларын карашалар.
Һичшиксез, аның җиңелдән булмаган намуслы хезмәте эчкерсез рәхмәт сүзләренә лаек һәм әлеге яшьләр өчен үрнәк булып тора.
Фаягөл ЙОСЫПОВА. Р.ЯГЪФӘРОВ фотосы.
Читайте нас: