Барлык яңалыклар

Көчле рухлы, уңган гүзәл затлар

Килешерсез дип уйлыйм, өч-дүрт кешедән торган гаиләгә бәрәңге измәсе әзерләү – бер эш, ә дистәләгән кешегә – бөтенләй икенче. Әмма Зимфира Петрова һәм Татьяна Тимофеева (рәсемдә) төшке һәм кичке ашларны тоташ батальонга кадәр җитез генә әзерләп өлгертә! “Үз эшебезне яратабыз, аш-су әзерләү безнең өчен – үзе бер канәгатьлек”, ди бу ханымнар.“Урожай” җәмгыяте пешекчеләре турында без бик күп мактау сүзләре ишеттек. “Алар турында гәзиткә язсагыз әйбәт булыр иде”, - диделәр хуҗалык эшчәннәре Тәтербашка командировкага баруыбызның берсендә. Язгы бәйрәм якынлашуы әлеге уңган ханымнар турында язу өчен әйбәт сәбәп булды.

Аларның һәркайсының әлеге һөнәргә килү юлы үзенчә.
- Махсус белемем юк, - ди Татьяна Тимофеева. – Укып өлгермәдем. Мәктәпне тәмамлау белән кияүгә чыктым, аннары үземне тулысы белән гаиләмә, кызларымны тәрбияләүгә багышладым. Пешекче эшенә вахта ысулы белән Төньякта эшләгән вакытта өйрәндем. Бернинди эш тә куркытмый. Монда фермада эшләдем, әмма соңрак сәламәтлегем торышы буенча ашханәгә күчтем. Моңа бик шатмын, чөнки авылда эш табуы җиңел түгел.
- Мәктәптән соң балалар бакчасы ашханәсенә эшкә бардым, бер елдан укырга китем, - дип сөйли үзе турында Зимфира Петрова.
- Пешекчегәме? – дип сорадым, уңай җавап алуга өмет итеп.
- Юк. Лаборантка. Үзем дә аңламыйм, нигә кулинария училищесына бармаганмындыр.
Әмма Зимфира Бикмөхәммәт кызы соңыннан бер көн дә лаборант булып эшләми, ә менә пешекче эшендә стажы шактый зур.
- Мәктәптә хезмәт дәресләре зур йогынты ясагандыр, - дип дәвам итте ул. – Хәтеремдә әле, винегрет, макарон әзерли идек. Әйткәндәй, соңгысы - мин яратып әзерләгән ризык. Нәкъ менә ул тормыш иптәшемнең йөрәгенә юл табарга ярдәм иткәндер, мөгаен.
Бу ханымнарның аш-су әзерләү сере гади – яхшы кәефтә, теләп әзерләргә кирәк, ул чагында тозы да таман була, ботка да көйми. Хуҗалык эшчәннәрен төрле-төрле ашлар белән сыйлыйлар. Ит һәрвакыт яхшы сыйфатлы, продуктлар даими китерелеп тора. Билгеләргә кирәк, “Урожай” җәмгыяте ашханәсе урак вакытында гына түгел, ә ел әйләнәсенә эшли. Бу көннәрдә ашханәдә техника ремонтлаучылар туклана.
Ханымнарның эш көне бик иртә башланып, кичен генә тәмамлануга (җәен аларга кичке ашларны да әзерләргә туры килә) карамастан, өйдә дә барысына да өлгерәләр. Икесенең дә үз хуҗалыклары – мал-туар, кош-корт асрыйлар. Зимфираның тормыш иптәше Төньякта эшли, ул өйдә булмаганда барлык хуҗалык эшләре хуҗабикә иңенә төшә. Татьянага кыенрак, ире вафат булганнан соң барысын да үзенә тартырга туры килә. Әмма ул бирешми. Узган ел кызым белән икәү җәйге кухня һәм мунча өчен нигез салдык, дип безне аптырашта калдырды хәтта. Быел аны төзүне дәвам итәргә исәп тоталар.
Менә шундый алар, авыл хатын-кызлары. Некрасов поэмасындагы гүзәл затлардан бер дә ким түгел. Алар чабып барган атны туктату гына түгел, тәмле ризыклар да әзерлиләр, изге күңелле, ачык, көчле рухлы булулары белән дә сокландыралар.
Фаягөл ЙОСЫПОВА. Р.ЯГЪФӘРОВ фотосы.
Читайте нас: