Барлык яңалыклар

Хезмәте турында хөрмәт белән сөйли

Ул вакытта, 1981 елда, чыгарылыш кичәсеннән соң, аларның классыннан күпчелек кызлар документларын кооператив техникумына тапшырырга карар итә. Сатучы һөнәре ул чакта бик абруйлы була.- Ә син, Гөлнур, кая барырга җыенасың? – дип кызыксыналар дус кызлары Гөлнурдан.- Мин Стәрлетамакка, медицина училищесына, - дип җавап бирә ул, үзен ике туган апасы кебек ак халатта, кешеләргә медицина ярдәме күрсәтүче итеп күз алдына китереп.

Ул вакыттан алып 40 ел үтеп киткән. Стәрлетамак медицина училищесында укыган вакытлар да күптән артта калган, әмма аның 1 санлы Стәрлетамак шәһәр дәваханәсенең тупсасын тәү тапкыр атлап керүе, анда яңа туган балалар өчен палатада шәфкать туташы булып эшли башлавы әле дә күз алдында.
- Бер төндә бала тудыру залында 25ләп сабыйны кабул итә идек, - дип хәтерли Гөлнур Салих кызы ул көннәрне. – Балалар төрлечә туа: сәламәт булганнарына шатланабыз, “авыр”, җитлекми туганнары өчен көенәбез. 920 грамм булып туган малайны ничек саклап калырга тырышуыбызны беркайчан да онытасым юк. Ул бик кечкенә, уч эченә сыярлык иде. Кювезда озак ятты. Һәм исән калды! Аны бездән бер килограмм 800 грамм авырлыкта икенче балалар бүлегенә күчерделәр. Хәзер ул үзе күптән гаиләле кешедер инде.
Аның хезмәте җиңелдән булмый. Яңа туган балаларга системалар куя, аларны зонд аша тукландыра, кыскасы, бер минут тик тормый. Әмма зарланмый, яшь, егәрле, хезмәттәшләре - табиб-неонатологлар да үз эшләренең һөнәрмәннәре була. Алар белән таулар актарырга мөмкин.
Намуслы, җаваплы кызны күп тапкырлар Грамота, Рәхмәт хатлары, ә 1986 елда Болгария һәм Румынияга путевка белән бүләклиләр. Аннан Гөлнур бик матур тәэссоратлар, яңа киемнәр һәм якыннары өчен бүләкләр белән кайта.
Бәлки кыз шулай шәһәрдә калган да булыр иде, әмма авылдашы, стәрлебашлы Раил Абсаттаров белән гаилә коргач, туган авылларына кайталар. Әлбәттә, аны җибәрәселәре килми, калырга үгетлиләр, әмма Гөлнур гаиләсен һәм туган Стәрлебашында яшәүне сайлый.
- Декрет ялыннан соң район дәваханәсенең терапия бүлегендә эшли башладым, - дип дәвам итте әңгәмәдәшем. – Ә 1991 елда үзәк район дәваханәсенең баш шәфкать туташы Эльвира Сәет кызы Йомадилова мине бала тудыру бүлегенә, яңа туган сабыйлар палатасына эшкә чакырды. Шатланып ризалаштым. Таныш, яраткан эшем. Өстәвенә, коллектив та бик әйбәт. Галия Әхмәтшина, Фаягөл Заһидуллина, Миләүшә Камалетдинова, Кадрия Гыймалетдиновалар үз эшләренең һөнәрмәннәре иде. Бик тату, бер команда, бер гаилә кебек эшләдек. Бала тудыручылар, әлбәттә, шәһәрдән аермалы буларак, күпкә азрак иде. Бердәнбер борчыган нәрсә, бу әти-әниләре баш тарткан балалар. Аллага шөкер, бездә мондыйлар булмады диярлек. Бүлек мөдире, бик яхшы табиб Александр Иванович Глазков бик мәрхәмәтле, итагатьле, йомшак күңелле, аңлаучан кеше булды. Ул бары бер нәрсәне – тугач та баланы әнисенең күкрәгенә салуны таләп итте. Аңардан соң, төрле сәбәпләр буенча башта үз баласыннан баш тартырга теләгәннәр дә сабыен калдыра алмады. Бу бик акыллы алым булгандыр, дип уйлыйм. Аны зур ихтирам белән искә алам. Ә бит аның абруе һәм һөнәри осталыгы безгә эш-мәшәкатьләр дә өстәде. Бала табу өчен безгә бөтен илдән, бигрәк тә Себер якларыннан кайталар иде, - дип хәтерли ул. – Ә менә шәһәрдә эшләгәндә ничектер бервакыт бер ай эчендә бездә тугыз баладан баш тарттылар. Хезмәткәрләр бу нәниләрне бик кызганды, күзләргә яшь тула иде. Шунысына сөендек, аларның җидесен чит гаиләләр тәрбиягә алды.
Гөлнур Салих кызы үзе белән элек эшләгән һәм әле хезмәт салганнарның барысы турында да зур җылылык белән билгеләп үтте. Болар – табиблар Римма Латыйпова, Әлфия Ильясова, Галия Гомәрова, Гөлшат Абдрахманова, Зилә Сәгыйтова, шәфкать туташлары Зөлфия Искәндәрова, Рәмилә Искәндәрова, Гүзәл Гыймалетдинова, Зөлминә Әхмәрова һәм башкалар.
Әлеге вакытта Г.Абсаттарова табиб Зилә Сәгыйтова белән балалар участок шәфкать туташы булып эшли. Аларның Стәрлебаш авылының “Төньяк” микрорайонында 10га якын урамны, Кабакуш, Карагыш, Әмир һ.б. авыллар кергән участогында бер атнадан алып 17 яшькә кадәрге 816 бала исәпләнә. Кабул итүдән тыш, алар аена бер тапкыр сабыйларны карау өчен шушы авылларга бара, мәктәп укучыларына медицина тикшерүе һәм диспансерлаштыру үткәрә. Ничек кенә сәер яңгырамасын, компьютерлаштыру да аларга эш өстәгән. Төрле документларны тутыру, отчетлар бик күп вакытларны ала. Моңа карамастан, эше һәм хезмәттәшләре турында Гөлнур Салих кызы ихтирам белән, яратып сөйли.
Сәламәтлек саклау өлкәсендә күп еллар намуслы эшләгәне өчен Г.Абсаттарова Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Почет грамотасы белән бүләкләнгән.
Аның күңелен юатучылар – балалары һәм оныклары. Кызлары Лиана Пермь фармацевтика институтын тәмамлап, “Фармленд” даруханәләр челтәрендә провизор булып эшли. Бик яхшы тормыш иптәше, ике баласы, тату гаиләсе бар.
Уллары Руслан, армиядә хезмәт итеп, Русия тимер юллары системасында машинист булып эшли. Күптән түгел өйләнгән һәм бик бәхетле.
Ә Гөлнур Салих кызы әлеге вакытта үзенең 84 яшьлек әтисен карый. Салих абый гомере буена “Стәрле” колхозында эшләгән. Олы яшьтә булуына карамастан, көр күңелле, хәтере яхшы. Кызы белән бик тату яшиләр. Аларның өендә уңайлы һәм күркәм, биредә эшсөяр кешеләр яшәве күренеп тора.
Гөлнур Салих кызын белүчеләр әйтүенчә, ул яхшы шәфкать туташы булып кына калмыйча, кирәк чагында күршеләренә һәм якыннарына да медицина ярдәмен күрсәтергә әзер. Хәстәрлекле, игелекле кыз, яраткан әни, картәни, шулай ук уңган хуҗабикә, бар нәрсәгә оста, мөлаем ханым. Аның белән шатлыкны да, кайгы-борчылуларны да уртаклашырга мөмкин.
Рәйсә МУСИНА. Фото гаилә альбомыннан алынды.
Читайте нас: