Барлык яңалыклар

Кадет – горур яңгырый!

Өметбай авылыннан шушы гади генә егеткә хәзердән үк олы бурыч йөкләтелгән. Арслан Фәйзуллин – кадет, ә димәк, ул авырлыкларны кичерә белергә һәм тантаналы ант биргәндә әйткән: “Почетлы кадет исемен намус белән лаеклы йөртергә” дигән сүзләрне һәрвакыт хәтерендә тотарга тиеш.

Ул Ишембай шәһәрендәге Русия Герое А.В. Доставалов исемендәге Идел буе Федераль округының Башкорт кадетлар корпусына беренче тапкырдан ук укырга керә алмый. 2019 елда җәен ул үткәргән җитди сынаулар уңыш китерми. Әмма мондый борылыш егетне тагы да рухландыра төшә. Күптәнге хыялын тормышка ашыру өчен ул алдагы имтиханнарга күпкә җитдирәк әзерләнә. Һәм киләсе җәйдә, 2020 елда, бу ниһаять тормышка аша!
Ишембайга кадәр ул Елембәт урта мәктәбен тәмамлый, яхшы укытучылар һәм менә дигән тренерлар аның остазлары була. Аларның укучысы Фәйзуллин һәрвакыт волейболга һәм көрәшкә кызыксыну күрсәтә. Билгеләргә кирәк, уку да аның өчен соңгы урында булмый.
- Арслан һәрвакыт хәрби кеше булырга теләде һәм десант гаскәрләре турында хыялланды. Барлык малайлар кебек, ул да кечерәк чагында камуфляж төсендәге киемнәр алуны сорый иде, - дип уртаклашты безнең белән аның әнисе Люция Фәйзуллина.
Арсланны хәзер яртылаш десант булган, дип әйтергә мөмкин. Аларның кадет корпусы байрагы эшчәнлекнең профиль юнәлешен: кызгылт сары төс – коткаручыларны әзерләү программасын, ә зәңгәр төс – “Яшь десантник” программасын тормышка ашыруны чагылдыра. Сигезенче класс кадеты өчен казармадагы режим һәм иртәдән үк күтәренке кәефтә булу гадәти эш санала. Кыска гына укуы вакытында ул 25 километрга җәяүлеләр йөрүендә катнашырга өлгергән. Моңардан тыш, башкорт теле, математика, физкультура буенча олимпиадаларда призер булган. Янә ул взводта тәртип тоту өчен җаваплы. Әти-әнисе Люция һәм Альфред Фәйзуллиннар уллары белән бик горурлана. Ә апасы һәм өч сеңелесе өчен ул – төп таяныч һәм яклаучы! Аларга ир-егет иңен куярга һәрвакыт әзер. Укудан буш вакытында Арслан Күндерәк елгасында балык тотарга ярата. Шунысы яхшы, Фәйзуллиннар әлеге елгадан ерак яшәми. Бу шөгыль тынычландыра, фикерләрне тәртипкә салырга ярдәм итә.
Карап торуга Өметбай авылы хәрби частьлардан һәм армиядән еракта урнашкан, моңа карамастан, биредә үзенең гомерен хәрби эш белән бәйләргә теләгән кыю егет үскән. Шушы яшеннән үк аны авыр сынаулар куркытмый. Киләчәктә Арслан кебек егетләр илебез хәвефсезлеген тәэмин итәчәк!
Рәйлә ТАЙГУНОВА.
Фото гаилә альбомыннан алынды.
Читайте нас: