Барлык яңалыклар

Бертуган Мостафиннар укыйлар, хезмәт тә итәләр

Таныш булыгыз – болар Динис һәм Фидан Мостафиннар. Алар Первомайский авылында Лилия һәм Марат Мостафиннарның ишле гаиләсендә үсә. Шунысы әһәмиятле, аларның олысы Уфа дәүләт авиация техник университетын тәмамлап, әлеге вакытта контракт буенча армиядә хезмәт итә, ә кечесе әлегә шушы уку йортында белем ала.

Укып кына калмый, абыйсы кебек үк, бер үк вакытта гражданлык һәм хәрби белгечлекләр дә ала. Хикмәт шунда, Уфа дәүләт авиация техник университеты киләчәктә контракт буенча хәрби хезмәт үтү өчен студентлар арасыннан республикада кадровый офицерлар әзерләүче хәрби-уку үзәге булган бердәнбер югары уку йорты.
Биш ел авиация приборлар төзү факультетында һәм бер үк вакытта хәрби-уку үзәгендә белем алып, Динис радиоэлектрон җиһазлар инженеры белгечлеген алган һәм аңа лейтенант званиесе бирелгән. Әлеге вакытта ул контракт буенча Ростов өлкәсендә хезмәт итә. Үзе әйтүенчә, хезмәте аңа ошый. Университетта уку төрле яклап төпле белем алу мөмкинлеген бирсә, өч ел дәвамында контракт буенча хезмәт итү Русия Федерациясенең Кораллы Көчләре өчен горурлык тою, төрле шәһәрләрне күрү, ил буйлап йөрү, төрле кешеләр белән аралашу, аң-белемеңне киңәйтү мөмкинлеген бирә. Соңгы вакытта гына да ул Грозныйда, Владикавказда, Астраханьда булып, яшь солдатлар алып кайткан.
Фидан да абыйсы сукмагыннан киткән. Бары тик яхшы билгеләргә генә вертолет борттехнигы белгечлеген ала.
- Авиация университетында уку күп өстенлекләр бирә, - дип саный Динис. – Мин белгечлек алып кына калмыйча, Уфада яшәп, армия хезмәтен үтәдем. Чөнки Уфа дәүләт авиация-техник университетының хәрби-уку үзәгендә белем алу хәрби хезмәткә чакырылып хезмәт итү кебек санала. Гадәти стипендиягә өстәмә бирелә, монысы да гаиләгә ярдәм. Шуңа күрә авыл мәктәпләрен тәмамлаучылар өчен бу перспективалы уку йорты.
Егет әйтүенчә, анда укырга керүчеләр өчен 11 класс белем, яхшы физик әзерлек (укырга кергәндә йөгерү һәм аркылы борыста күтәрелү буенча ГТО нормасын тапшырырга кирәк), шулай ук хәрби комиссариаттан максатлы юллама мотлак булып тора.
- Безгә бу яклап уңай туры килде, - дип елмая егет. – Мәктәптә мин көрәш секциясендә шөгыльләндем, ә Фидан – билбау көрәшендә Русия чемпионатының бронза призеры.
Без Динис белән күптән түгел генә очраштык, ул отпускка әти-әнисе янына кайткан иде. Алар, һәм аеруча картәтисе районның ил сакчыларының берсе булган Равил Хәсәнов Ватанны саклау буенча гаилә традицияләрен лаеклы дәвам иткән Динис һәм Фидан белән горурлана.
Рәйсә МУСИНА. Р.ЯГЪФӘРОВ фотолары.
Читайте нас: