Барлык яңалыклар

Активист, спортчы, яхшы укучы

Һәр елны район мәктәпләреннән тугызынчы классны тәмамлаучыларның күпчелеге урындагы колледжга укырга килә. Өч ел укыганнан соң, алар сорау белән файдаланган автомеханик, машина йөртүче, слесарь, сварщик һөнәрләрен алып чыга. Биредә егетләр уку һәм производствога өйрәнү белән генә чикләнмичә, спорт һәм үзешчән сәнгать белән дә шөгыльләнә.

Икенче курста укучы Азамат Ишембитов (рәсемдә) – шуларның берсе. Ул икенче ел инде “Стәрлебаш бөркетләре” вокаль ансамбле солисты. Узган ел алар Уфада үткән “Мин сәнгать дөньясына керәм” республика конкурсында катнашты. Быел онлайн форматта шундый ук конкурста катнашу өчен үзләренең музыкаль номерын җибәрделәр. Азамат шулай ук башкорт халкының музыка коралы - курайда яхшы уйный.
Янә ул уку алдынгысы, группа старостасы, яхшы спортчы, милли көрәш буенча район ярышларында да катнаша.
Колледжга ул Кабакуш урта мәктәбен тәмамлаганнан соң килде. Укытучылары билгеләвенчә, Азамат тырыш, башкаручан, намуслы егет. Үзенә йөкләтелгәннәрне вакытында үти, олыларга карата ихтирамлы, курсташлары арасында абруй белән файдалана.
А.Ишембитов тулай торак советы рәисе, тулай торакта һәм филиалда бер генә чара да аның актив катнашлыгыннан башка үтми. Шулай ук аның кешеләргә ачык һәм ягымлы булуын билгеләп үтәсе килә. Мондый егетләр күбрәк булсын иде! Ул чагында илебезнең киләчәге өчен борчылырга да кирәкмәс.
Әнүр ИШМӨХӘММӘТОВ,
Стәрлетамак тармакара колледжының Стәрлебаш филиалы мөдире.
Фото автордан алынды.
Читайте нас: