Барлык яңалыклар

Тышта ап-ак кар, ә монда... чәчәкләр

Тирә-якта кар, бакча эшләре турында күбесе уйламый да әле. Имеш, иртәрәк әле. Ә менә районда билгеле һәвәскәр чәчәк үстерүче Артур Фәсхетдинов (рәсемдә) чәчәкләрне ничек иртәрәк чәчсәң, алар шулкадәр иртәрәк чәчәк ата дигән фикердә. Кыш тәмамланып килә, димәк, туфракны, чәчү өчен әрҗәләрне һәм орлыкларны хәстәрләр вакыт.

Артур Фәргать улы кайбер үсентеләрне көздән үк утырткан. Мондый иртә рассадалар өчен өйләрендә ясалма яктыртылган аерым бүлмә бар. Орлыклары бердәм шытым биргән. Үсентеләрне аерым савытларга күчереп утыртырга да өлгергәннәр. Хәзер алар теплицада урын алган. Ул җылытыла. Үсентеләр үссен өчен аңарда тиешле температура булуы зарур.
- Мичкә ягу өчен иртәнге дүрттә торам. Теплицадагы туфрак һәм һава температурасы үсентеләргә туклыклы матдәләрне үзләштерү мөмкинлеген бирә. Шулай ук яктылык зур әһәмияткә ия. Кирәк булганда ясалма яктылык бирәбез, - дип аңлатты чәчәкләр үстерүче.
Рассада өчен теплицаның бер өлеше файдаланыла, чөнки үсемлекләр әлегә күп урынны алмый. Теплица уртасында җылытучы тасма белән “нәниләр” өчен махсус бокс һәм автоматик температура көйләү җайланмасы бар, киштәләргә ноябрьдә утыртылган бегония, гибрид цинерария, кальцеолярия урнаштырылган, алар теплицага 23 гыйнварда чыгарылган. Аерым әрҗәләрдә декабрь урталарында ук чәчелгән купшы петуния, шулай ук лобелия, ампельле катарантуслар, бархатцы үсә. Пекин кәбестәсе, канәфер шытып чыга башлаган, иртә уңыш алу өчен помидор һәм борыч утыртылган.
- Львиный зев, гибрид цинерария чәчәкләрен тәү тапкыр утырттым. Гөлләр яратучыларны алар шатландырыр дип уйлыйм. Орлыкларны, төрле ашламаларны махсус интернет-кибетләрдән сатып алам, почта аша алдырам. Мондый орлыклар яхшы шытым бирә, - дип уртаклашты үзенең фикере белән Артур Фәсхетдинов.
Моңардан тыш, Артур Ютуб-каналында “Цветочное дело” блогын алып бара, зур булмаса да, үз аудиториясе бар. Чәчәкләр, гөлләр үстерүче блогер анда орлыкларны ничек дөрес чәчү, аерып утырту, ишәйтү, күчереп утырту, тукландыру турында файдалы видеолар урнаштыра. Язылучыларының сорауларына җавап бирә.
Быел, чәчәк-гөлләр үстерүдән тыш, ул бакча җиләге (клубника) һәм аларның үсентеләрен үстерү һәм сату белән шөгыльләнергә исәп тота. Үткән елда ул бу эшне планлаштырган гына, ә быел ныклап тотынган. Теплицаларның берсенә әлеге җиләк түтәлләре урнашкан, махсус материал белән капланып, алар яз җиткәнен көтә. Моннан тыш, район авыллары буйлап сәүдә оештырырга да ниятли.
Артур Фәргать улы тәҗрибәсен бик теләп башка һәвәскәр бакчачылар белән дә уртаклаша, шулай ук хәйрия белән шөгыльләнә. Мәсәлән, һәр язны реабилитация үзәге территориясен бизәү өчен чәчәкләр үсентеләре бүлә.
Янәшәбездә шундый мавыгучан, тирә-ягыбызда матурлык тудырган кешеләр булуы бик яхшы. Алар тырышлыгы белән чәчәкләр дөньясын күреп сокланабыз, моңардан уңай тәэссоратлар һәм сөенеч алабыз. Тизрәк җәй җитсен иде...
Фаягөл ЙОСЫПОВА.
Р.ЯГЪФӘРОВ фотосы.
Читайте нас: