Барлык яңалыклар

Авыр вакытта кемгәдер кирәкле булу

Коронавирус пандемиясе башлану кешеләрнең волонтерлар ярдәменә никадәрле мохтаҗ булуын күрсәтте. Бөтен ил буйлап авыр тормыш хәлендә калучыларга ярдәм күрсәтелә.

Безнең районда язын ук “Бердәм Русия” бөтенрусия сәяси партиясе Башкортстан төбәк бүлегенең урындагы бүлеге каршында “Безнең хәстәрлек” волонтерлар штабы эшли башлады. Аңарда изге эшләргә кушылырга теләге булган, эшләүче һәм эшләмәгән гражданнардан 63 кеше исәпләнә, кем әйтмешли, алар таулар актарырга әзер. Беренче карашка гына мохтаҗларга ярдәм күрсәтүдә бернинди авырлык та юк кебек тоела. Әмма бу алай түгел. Волонтерлык – шәхси вакытың белән исәпләшмичә, иҗтимагый-файдалы эшчәнлек белән шөгыльләнү, монда инде һәркемгә эш табыла. Аеруча Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан, патиянең Башкортстан төбәк бүлеге тарафыннан гражданнарга ярдәм күрсәтү буенча “Сезнең турында хәстәрлек белән”, “Балалар турында хәстәрлек белән”, “Теләкләр чыршысы” кебек берничә чара игълан ителгән вакытта. БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Рузалия Хисмәтуллина безнең район балаларына татлы Яңа ел бүләкләре сатып алуга акча бүлде. Аңардан тыш, акциядә РФ Дәүләт Думасы депутаты Рәмзил Ишсарин, шулай ук район Советы депутатлары катнашты. Алар ярдәмендә медицина хезмәткәрләре, авыр тормыш хәлендә калган гаиләләр үзләренә күрсәтелгән игътибарны һәм хәстәрлекне тойды. Бүләкләрнең күпчелек өлешен адресатларга барлык санитар таләпләрне үтәп, нәкъ менә волонтерлар таратты. Авыл советлары депутатлары даими рәвештә үзләренең ярдәмен күрсәтә. Волонтерлар үтенечләр буенча өйләргә 65 яшьтән үткән кешеләргә азык-төлек, амбулатор дәвалануда булучыларга дарулар илтүне, шулай ук күп балалы, аз тәэмин ителгән гаиләләргә, социаль якланмаган гражданнарга ярдәм күрсәтүләрен дәвам итә. Алда санап кителгән барлык эшләрне оештыру “Бердәм Русия” Бөтенрусия сәяси партиясе Башкортстан төбәк бүлегенең урындагы бүлеге башкарма секретаре Альбина Әхмәтшинага йөкләтелгән. Ул урыннарда ведомстволар, волонтерлар белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Аның вазыйфалары күп – партия эшләренә кагылышлы мәсьәләләрне хәл итәргә – киңәшмә, конференцияләрдә чыгыш ясарга, депутатларның гражданнарны кабул итүләрен, шулай ук яшьләр өчен ватанчылык характерындагы төрле чараларны оештырырга, волонтерлык эшен алып барырга һәм контрольдә тотарга туры килә.
Нәкъ менә волонтерлык эшчәнлеге өчен күптән түгел Альбина Минехәйдәр кызы “#Безбергә Гомумрусия үзара ярдәм акциясен оештыруга зур өлеш керткәне өчен” истәлекле медале һәм Русия Федерациясе Президенты В.Путин кул куйган Грамота белән бүләкләнде (рәсемдә).
- Бу бүләк минеке генә түгел, - дип саный А.Әхмәтшина, – аңарда алмашка “Рәхмәт”тән башка бернәрсә дә таләп итмичә, авыр вакытта ярдәмгә килергә әзер булган һәркемнең хезмәте ята.
Фаягөл ЙОСЫПОВА
Фото А.ӘХМӘТШИНАдан алынды.
Читайте нас: