Башкорт дәүләт педагогия институтында үткәргән биш елын исәпкә алмасак, Гөлназ Тәлгать кызы бөтен гомерен диярлек һәм әле дә 1 санлы Стәрлебаш урта мәктәбендә үткәрә. 1992 елда укуын тәмамлаганнан соң, янә туган мәктәбенең тупсасын атлап керә, әмма бу юлы инде математика укытучысы булып.
Тормышта нәрсәләр белән очрашырга туры киләчәген һәм аңардан нәрсә таләп ителүен ул шунда ук аңлый. Моңарда аңа катгый тормыш принциплары ярдәмгә килә. Шуңа күрә яшь белгеч үз кагыйдәләренә таянып эш итә:
- Мин укучының дәрес материалын үзләштерүенә инанырга тиеш. Аңлайсызмы, тормышта кирәге чыгамы, юкмы, мәсәлән, квадрат тигезләмәне бөтен классның чишәргә өйрәнүе мөһим, - ди Гөлназ Тәлгать кызы үз-үзенә куелган таләпләр турында.
Артабан авыл укытучысының эш көннәре план әзерләүдән, укучыларының дәфтәрләрен тикшерүдән, даими рәвештә квалификациясен күтәрүдән һәм Федераль дәүләт белем бирү стандартларын (ФГОС) өйрәнүдән тора.
Узган елның мартында барлык мәктәпләр пандемия китергән таләпләрне лаеклы кабул итте. Республика Башлыгы Радий Хәбировның беренче ачык дәрестә кайнар чыгышыннан соң тәүге онлайн дәресләр башланды.
Аңа кадәр педагоглар планлаштырылмаган каникул көннәрендә яңа форматка әзерләнде. Сер түгел, бу күпләр өчен яңалык булды:
- Эшләр арту белән бергә, Интернет авыр хәлдә калдырды, кыенлыклар туды, әмма без аларны җиңеп чыктык. Безгә ярдәмгә белем бирү платформалары эшләнде. Математика дәресләрен үткәрү өчен Skype, Zoom һәм башка программаларны файдаландык. Аларның һәркайсының үз өстенлекләре һәм җитешсезлекләре ачыкланып торды. Видеодәресләр, теоретик материаллар, тестлар һәм презентацияләр Учи.ру, РЭШ һ.б. платформалардан алынды. Мин математика дәресләрен алып барган һәр класс белән кирәкле мәгълүмат киңлеген булдыру өчен Whatsapp социаль челтәрендә төркемнәр булдырылды. Әлеге төркемнәрдә мин аңлатмалар белән зарурлык буенча дистанцион уку өчен биремнәрне күчердем. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә, консультация ала алды, - дип сөйли Гөлназ Тәлгать кызы.
Ниндидер яңа һәм фәһемле нәрсәгә өйрәнү һәрвакыт кызыклы. Укытучы буларак аны баланың мәгълүматны дөрес кабул итә алмавы, нәтиҗәдә өлгерешнең кимү ихтималы борчый. Гәрчә хәзерге балалар экран мохиткә өйрәнгән булса да. Әмма, хәтта видеокамералар ярдәмендә барысын да игътибарда тотып булмый, балаларны җәлеп итү проблемасы барлыкка килде. Аны ничек күтәрергә һәм дистанцион укуның да кызыклы булуын ничек күрсәтергә? Класс белән аралашу өчен социаль челтәрләрне үзләштерергә туры килде, ә аларны тыярга туры килгән вакытлар да бар иде бит. Көн укучыларны барлаудан башлана, элемтәгә чыкмаганнарны ачыклыйбыз, кайберләрен хәтта телефон буенча уятырга да туры килә иде.
Чыгарылыш укучыларына Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырырга кирәк:
- Бу балалар өчен бик борчылдым. Аларны ничек әзерләргә? Яхшы укыганнары алда торган имтиханнарга дистанцион булса да әзерләнә ала. Монда инде укучыларның яше, теләге һәм курку хисе чагылыш тапты. Без күбесенчә решу.егэ белем бирү порталында әзерләндек. Биредә чишелешләрен тикшерү зарурлыгы юк, алар автоматик рәвештә тикшерелә. Моңардан соң килеп туган сорауларны тикшерәбез. Башка авыллардан килгән укучылар юлга киткән вакытны вебинарларга бүлү мөмкинлеген алды. Күрүегезчә, кире, шулай ук уңай яклары да бар, - шушы сүзләрдән соң Гөлназ Тәлгать кызы укучыларының Бердәм дәүләт имтиханнары биремнәрен үти алуларын билгеләде.
“Укытуның традицион булмаган төре нәрсәләргә өйрәтте?” дигән сорауга берничә ай рәттән көненә алтышар сәгать онлайн-дәресләр үткәргән, нәтиҗәдә үз коллегалары арасында республика рекордсменына әверелгән укытучы болай дип җаваплады:
- Әлеге вакытта дистанцион белем бирү – килеп туган хәлдә мәҗбүри чара булып тора. Мин онлайн-укыту яклы түгел. Мәктәптә берлектә эшләүне таләп иткән фәннәр күп. Әлбәттә, аларны онлайн кабатлап була. Дәреснең турыдан-туры аралашу аша үтүе, һичшиксез, әйбәтрәк. Анда син укучының күзенә карыйсың, ә ул синең тавышыңны чынбарлыкта ишетә. Бу яклап онлайн күпкә оттыра һәм беркайчан да гадәти мәктәпне алмаштыра алмаячак, - диде әңгәмә азагында үз фикере белән уртаклашып Гөлназ Тәлгать кызы.
Соңгы вакытта күңелсез күренеш күзәтелә, педагогик уку йортларын тәмамлаучылар белгечлек буенча эшләргә – мәктәпләргә укытучы булып барырга теләми. Моның сәбәпләре күп: хезмәт хакы, эшнең күп булуы һәм зур җаваплылык һ.б. Математика укытучылары белән бу мәсьәлә аеруча кискен тора. Моңа карамастан, Гөлназ Тәлгать кызы укучыларының берсе кайчан да булса аның коллегасына әверелер дип өметләнә.
Рәйлә ТАЙГУНОВА. Р.ЯГЪФӘРОВ фотосы.