Мин Айдарәле авылында матур иркен өй каршында басып торам. Йортка үтеп, ишеген шакыганнан соң, җавап көтеп тормый, керергә булдым. Чит кеше килеп кергәнгә монда беркем дә гаҗәпләнмәде, киресенчә, миңа: “Үт, кызым, әйберләреңне элгечкә эл” диделәр. Мин килеп утырдым һәм мәкаләм герое белән күптән көтелгән танышуга әзерләндем. Башымны күтәреп, беренче соравымны бирергә генә җыенган идем, ләкин үземә сорау бирделәр: “Нәрсә булды? Авырып киттеңме?” Мин үзем белән таныштыргач, көлешеп алдык. Суфия апа мине медицина ярдәме сорап килгән дип уйлаган. Мондый очраклар өчен аның ишекләре һәрвакыт ачык. Без башта бер-беребезне аңламасак та, әңгәмәбез җанлы һәм эчтәлекле килеп чыкты.
Һәр кешенең тормыш юлы туган тупсадан башлана. Суфия Хафизова 1934 елның 18 июнендә бишенче бала булып дөньяга килә, ә гаиләдә барлыгы ун бала була. Әниләре аларның һәркайсын укырга һәм мәктәпкә йөрергә мәҗбүр итә. Үзе дә эшчән, уңган була, колхозда социалистик ярышларда катнаша: “Хәмдәния! Син янә берүзең 80 чүмәлә куйгансың, афәрин! Әмма үзеңне сакламыйсың”, - бу колхоз алдынгысына рәхмәт белдерергә кергән бригадирның сүзләре. Әтиләре “Яңа тормыш” артелендә юкәдән капчыклар әзерләүдә эшли. Сугыш башлангач, аңа бронь бирәләр, ләкин озакка түгел. 1942 елда ул фронтка китә. Сугыш вакытында кичерелгәннәрне хәтердән сызып ташлап булмый. Үлән ашаган, ике стакан он өчен чиратта торган чакларны онытырлыкмыни:
- Әти 1946 елның җәендә кайтты. Гаиләгә алдан ук әйтеп куйдылар. Аның артыннан Аксенга ат та җибәргәннәр иде, ахрысы. Без барыбыз да дулкынланып көттек. Әни аш пешерде, мин идәннәрне юдым, әтине каршыларга әзерләндек, - дип хәтерләде Суфия апа.
Бишенче класска кадәр ул үзләренең Айдарәле авылында укый. Ләкин артабангы еллары Тәтер-Арслан авылында үтә.
- Чабата киеп мәктәпкә бара идек. Кышын буран чыкса дип үзебез белән бау алабыз, аңа тотынып, бер-бер артлы барабыз. Китаплар салынган төенчеккә әни нәрсә булса да ашарга салган була. Без мәктәпкә барып җиткәнче ризык туңып бетә, - дип искә төшерде ул.
1953 елның мартында шулай ук күмәкләшеп мәктәптән кайтып китәләр, кызларның күзләреннән яшь ага, бу көнне гомум линейкада директор халык юлбашчысының үлеме турында хәбәр итә. Бөтен ил Сталинны елап озата.
Шул ук җәйдә Суфия апа мәктәпне тәмамлый һәм авылда башлангыч классларны укытырга калу турындагы тәкъдимне кабул итә. Ләкин бер елдан ул Стәрлетамак медицина училищесына укырга керә.
Яшь кыз медицинаны зур теләк һәм омтылыш белән үзләштерә. Аңа практик занятиеләр ошый. Кураторның хуплаган карашын тоеп, ул группаларында беренчеләрдән булып венага укол ясый. Дәваханәләрдә нигездә фронт яралары булганнар дәвалана. Кайберләре кулсыз яки аяксыз була. Аларны кызганып кызның йөрәге кысыла, ярдәм итү теләге арта гына бара.
Фельдшер дипломын алганнан соң, туган авылына кайта. Өстәвенә классташы Равил Нәҗметдинов белән туй турында сөйләшеп куйган булалар:
- Суфия, рәхим итеп, мәктәпкә йөрмә син. Салкын тидерерсең дә, авырып китәрсең. Синең белән бергә озын бәхетле гомер кичерәсем килә, - дип ул үзенең сөйгәнен салкыннарда мәктәпкә бармаска үгетли.
Алар бергәләп озын гомер кичерә. Үзенең участогына кайту белән яшь фельдшер трахома дигән күз авыруы белән очраша. Ул күзгә сала торган дару тотып авыл өйләрен көненә өчәр тапкыр урый. Иң кызыгы – инфекция бары тик татар авылында гына тарала, ә менә якын-тирәдәге рус авылларына нигәдер кагылмый. Уфадан нәтиҗәләрне тикшерергә килүчеләр трахома таралуга каршы көрәшкәне өчен Суфия Хафизованы мактап китә. Бу чирдән ул тормыш иптәшен дә дәвалый, аны хәтта бу очрактан соң армиягә дә алалар.
Фельдшер-акушерлык пункты урнашкан иске өйнең күршесендә генә туберкулезның ачык төре белән чирләгән бабай яши. Мондый шартларда эшләргә ярамаган була. Нәтиҗәдә районның баш табибы белән озак сөйләшүләрдән соң фельдшер-акушерлык пункты итеп башка бинаны бирәләр. Акушерка Гәүһәр Могаттарова белән бергә алар берничә: Айдарәле, Родионовка, Артюховка, Барановка, Дмитриевка, Ивановка авылларын хезмәтләндерә. Медикаментларның барлык запасы була, аларны алырга Тәтер-Арсланга һәм Стәрлебашка баралар. Кан тапшыру өчен донорларны әзерлиләр, дәвалау учреждениеләре смотрларында беренче урыннарны алалар. Конкурсларда катнашу өчен Суфия апа авыл халкына беренче медицина ярдәме күрсәтергә өйрәтә.
Тора-бара аларның өйләренең ишеген төнлә кемдер шаку гадәти хәлгә әверелә. Гадәттә хатынының тулгагы башланганда дулкынланган әтиләр фельдшерны килеп ала. Кайвакыт үзенә җәяүләп барырга туры килә. Көненә берничә бала кабул итәргә туры килгән чаклар да була. Ул 130 балага дөньяга килергә ярдәм иткән. Шулай бервакыт авыруга ярдәм итәргә китеп барганда Суфия апаның умыртка баганасына зыян килә. Чана авып, аңа җитди операция кичерергә туры килә.
Халык үзенең фельдшерын шулкадәр ярата һәм аңа үзенең сәламәтлеген ышана, хәтта кайвакыт башка дәваханәләргә юллама алудан баш тарталар:
- Син аны дәваладың, савыктырдың бит, нишләп мине районга җибәрәсең? Беркая да бармыйм, монда синдә генә дәваланачакмын! – диләр алар.
Суфия Хәлиулла кызы үзенең кырык елга якын гомерен халык сәламәтлеген саклауга багышлый. Тормыш иптәше белән өч бала тәрбияләп үстерәләр, 2005 елда, ире вафат була. Бүгенге көндә хаклы ялда булган Суфия апа өй мәшәкатьләре белән мәшгуль. Аның өендә гаҗәеп чисталык, һәркайда яран гөл һәм каланхоэ үсә. Үзенең кунакчыллыгы белән ул балаларын гына сөендереп калмый, аңа уңай энергия алырга да киләләр! Ул, психолог кебек, һәрвакыт тынычландыра һәм кирәкле киңәшен бирә. Ул башкаларны җылытырга, сакларга гадәтләнгән, шуның өчен, мөгаен, Аллаһы Тәгалә аның үзен һәм кулларының җылысын саклыйдыр.
Рәйлә ТАЙГУНОВА. Р.ЯГЪФӘРОВ фотосы.