Барлык яңалыклар

Шагыйрә, режиссер, сәхнә остасы, алып баручы...

Болар барысы да бер кеше – Зөлфия Гыйззетдинова турында!Якташыбыз, шагыйрә, берничә китап авторы, сценарийлар язучы, чараларны алып баручы, “Эстәрле” халык театры режиссеры Зөлфия Гыйззетдинованың 60 яшьлек юбилеена багышланган “Рәхмәт сиңа, язмыш!” дип аталган күңел кылларын тибрәндерерлек кичә күптән юбиляр- якташларыбызны – язучыларны, шагыйрәләрне данлау һәм хөрмәтләү яхшы традициягә әверелгән район авылара китапханәсендә үтте.

Күпкырлы талант иясе буларак, Зөлфия Зиннәт кызы үзебезнең районда гына түгел, республикада һәм шулай ук күрше Татарстанда да аерым даирә вәкилләренә яхшы билгеле. “Эстәрле” халык театры режиссеры буларак абруйлы “Идел-Йорт” төбәкара конкурсында яулаган соңгы наградасы да шушы турыда дәлилли, әлеге конкурста ул җитәкчелек иткән үзешчән артистлардан торган иҗади коллектив “Газаплы гомер” спектакле белән Гран-при яулады!
Аның талантлы каләме һәм иҗади күңеле кагылган һәр нәрсә уңышлы килеп чыга. Ул район китапханәсендә милли мәдәният бүлеге мөдире булып эшләгән елларда аның хезмәт кешеләрен, сәнгать һәм әдәбият эшлеклеләрен, күренекле якташларыбызны данлаган “Әйтер сүзем бар” клубындагы әдәби-музыкаль кичәләре тулы зал тамашачыларны җыйнады. Аны тыңлаган тамашачылар күз яшьләрен тыя алмый иде, чөнки сценарийлар язучы һәм алып баручы Зөлфия Гыйззетдинова күңелнең иң нечкә кылларына кагыла, борчылырга, уйланырга, сокланырга, кайгырырга мәҗбүр итә. Аны танылган “От всей души” телевизион тапшыруын алып баручы “икенче Леонтьева” дип юкка гына әйтмиләр.
Зөлфия Зиннәт кызының үз якташларының язмышы турында язылган республика һәм район гәзитләрендә басылып чыккан мәкаләләре дә беркемне дә битараф калдырмый. Ул аларның эш-гамәлләрен, матур сыйфатларын эчкерсез, тирәнтен ачып сала.
Ә аның шигырьләре! Аларда – туган як табигатенең матурлыгы, искән җил, кызыл балан тәлгәшләре, җәйрәп үсеп утырган куаклар, тибрәлеп утырган ак кылган, таң атуы һәм кояш баюы тасвирлана... Алар без яшәгән матур дөньяга, кече туган ягына, аның эшчәннәре – туган җирнең чын уллары һәм кызларына сөю белән сугарылган.
- Башкача булуы мөмкин дә түгел, - дип саный юбиляр үзе. – Мин районыбызның иң матур почмагында урнашкан Үч-Әсән авылында туып-үстем. Кечкенәдән мине иҗади мохит чорнап алды. Әти-әнием, картәти-картәнием, авылның мәдәният хезмәткәре, апаларым, абыем һәм энем җырга, биюгә, шигырьләргә гашыйк кешеләр, милли гореф-гадәт һәм йолаларны үтәп яшиләр. Илһам чыганагын мин алардан алдым. Һәм әле дә, күп еллар үткәннән соң, спектакль һәм скетчларда үземнең ерак бала чагымдагы һәм үсмер еллардагы күренешләрне, якташларымның образларын файдаланам.
Соңгы җиде елда Зөлфия Зиннәт кызы район Мәдәният йорты каршындагы “Эстәрле” халык театрының режиссеры булып тора. Коллектив белән классиклар һәм замана драматурглары пьесалары буенча гына түгел, үзе язган спектакльләрне дә куялар. Аның пьесалары тарихи, чын вакыйгаларга нигезләнгән. Алар үзебезнең якташлар: “Давыл” – билгеле мәгърифәтче Мөхәммәтшакир Тукаев гаиләсенең фаҗигале язмышы, “Кояшлы бүләк” – Советлар Союзы Геройлары Абдулла Әхмәтовның һәм Сафа Хәсәновның тормышлары, “Безнең Фаткиев” – районның элекке җитәкчесе, стәрлебашлылар өчен бик күп яхшы эшләр башкарган Нур Фаткиев турында.
- Спектакль яки бәйрәмнәр өчен булсынмы, сценарийлар язу бик җаваплы эш, - ди З.Гыйззетдинова. – Язганнарымны үзем, күңелем аша үткәреп кенә калмыйм, документлар табам, аларны чагыштырам, фактларны кат-кат тикшерәм, геройларның биографияләре белән танышам. Хаталар булырга тиеш түгел, чөнки мин һәр сүз өчен җаваплы. Сценарий кызыклы килеп чыксын өчен күп укырга, күпне белергә, фактларны чагыштыра белергә кирәк.
Алда әйтеп кителгән һәм башка спектакльләр буенча әзерләнгән видеослайдлар бу көнне кичәгә килгән тамашачыларга күрсәтелде. Җыелучылар билгеләвенчә, үзешчән артистлар аларда шулкадәрле эчкерсез, оста, вакыты белән дәртле, вакыты белән моңсуланып, рольгә шулкадәрле ышанычлы кереп уйный, әйтерсең лә, һөнәри артистлар.
Чара дәвамында Зөлфия Зиннәт кызы үзенең коллективына, тамашачыларга кат-кат рәхмәт әйтте.
- Мин спектакльләрдә элек һәм әле уйнаган барлык актерларга чиксез рәхмәтлемен. Аларның миңа ышануына. Күпсанлы эшләрен ташлап, репетицияләргә ашыгалар, алар моны бөтенләй түләүсез, театрны яратканнары өчен гына башкара бит. Наил Заһидуллин, Гүзәл Бикмурзина, Рөстәм Мөхәммәдҗанов, Роза Рәхмәтуллина, Флүзә Мәрданова, Айгөл Ярмиева, Рөстәм Яруллин, Азамат Габидуллин, Зөлхиҗә Әсәдуллина һәм башка бик күпләр, шулай ук тавыш һәм яктылык операторлары, костюмер Гөлназ Абдуллина һәм, әлбәттә инде, район Мәдәният йортының мин яраткан коллективы. Сезнең сәнгатькә булган сөю чишмәсе беркайчан да саекмасын, илһамыгыз сүнмәсен. Стәрлебаш сәхнәсендә спектакльләр куелудан туктамасын.
Безнең тамашачыларыбызга рәхмәт. Алардан башка без кем? Нәкъ менә алар өчен чыгыш ясыйбыз. Аларның алкышлары, сокланып карап утырулары, елмаюлары, күңел түреннән чыккан җылы сүзләре безгә иҗади этәргеч, яңа темалар, иҗат итәргә тагын да көч бирә.
Зөлфия Зиннәт кызы шундый җылы кичә әзерләгәннәре өчен район авылара китапханәсе коллективына да (кайчандыр ул үзе дә биредә эшләде һәм учреждениенең абруен күтәрү өчен зур тырышлык салды) рәхмәт белдерде, аларга үзенең китапханәчеләргә багышланган шигырен бүләк итте. Чарага килгән кунакларның, үзенең иҗатын сөючеләрнең күпсанлы сорауларына җавап бирде. Иҗатының ничек барлыкка килүе, киләчәккә планнары турында сөйләде.
Тантана сәбәпчесен юбилее белән котларга күп кенә кеше килгән иде. Район авылара китапханәсе директоры Рабига Надршина, мәдәният бүлеге начальнигы урынбасары Фирдәүс Расаева, район Мәдәният йорты директоры вазыйфасын башкаручы Венера Латыйпова, район татарлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Хисаметдин Исмәгыйлев һәм “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Люция Дәүләтьярова, район хатын-кызлар советы рәисе Гүзәл Хөсәенова, 2 санлы Стәрлебаш урта мәктәбе (алар арасында “Эстәрле” халык театрында уйнаучылар күп) һәм “Стәрлебаш чишмәләре” район гәзите вәкилләре аңа матур, җылы, яхшы теләкләрен һәм котлау сүзләрен җиткерде. Шигырьләр, чәчәк гөлләмәләре дә бу көнне Зөлфия Зиннәт кызына тапшырылды. Әлбәттә инде, чара авторның яңа гына язылган, район Мәдәният йортының һәм театрның үзешчән артистлары башкарган кызыклы скетчтан, шигырьләрдән, дәртле җырлардан башка үтмәде.
Билгеләргә кирәк, Зөлфия Гыйззетдинованың күп кенә шигырьләренә көйләр язылган һәм алар популяр җырлар булып киткән. Алар аның спектакльләрендә яңгырый, җырларны безнең республика һәм Татарстан җырчылары башкара. Алар арасында якташларыбыз Ришат Шәйхетдинов, Редик Ефремов, шулай ук Рима Амангилдина, Флорида Исмәгыйлева, Вәкил Мурзин, Гүзәл һәм Рәмил Хаҗиевлар, Рөстәм Асаев, Фәрвәҗ Урманшин һәм Резеда Әминева, Рәсим Низамов һәм башкалар.
Район гәзитен укучылар, аның иҗатына гашыйк кешеләр исеменнән, без дә Зөлфия Зиннәт кызын күркәм юбилее белән котлыйбыз! Аңа һәм “Эстәрле” театры коллективына сәламәтлек, яңа спектакльләр, иҗади уңышлар, үзләренең иҗаты белән тамашачыларны тагы да шатландырып торуларын телибез.
Рәйсә МУСИНА. Р.ЯГЪФӘРОВ фотосы.
Читайте нас: