Барлык яңалыклар

Фәннәрне яхшы беләләр

Бертуган Линаз һәм Элиза Ишбулдиннар (рәсемдә) Тәтер-Арслан урта мәктәбендә укый.

Алар барлык фәннәр буенча яхшы билгеләренә өлгәшә.
Линаз быел мәктәпне тәмамлый. Уфа дәүләт нефть-техник университетына укырга керергә уйлый. Аның абыйсы Айнур да әлеге уку йортын тәмамлаган, өстәвенә кызыл диплом белән! Әле ул Нижегородка өлкәсендә хәрби хезмәт үтә.
Л.Ишбулдин агымдагы уку елында берничә фән: география, инглиз теле, химия, технология буенча район олимпиадаларында призер булган. Элиза рус теле буенча аерылып тора. Ул мәктәп укучылары арасында Бөтенрусия иншалар конкурсында җиңүче булган. Үзенең иншасында Элиза былтыр көз Куштауда булган вакыйгалар җәһәтеннән үзенең хис-тойгыларын һәм кичерешләрен ачып салган.
Аларга киләчәктә дә укуларында уңышлар, артабан да белем юлыннан кыю атлауларын, яңа биеклекләргә, яңа ачышларга омтылуларын телибез!
ҮЗ ХӘБӘРЧЕБЕЗ. Р.ЯГЪФӘРОВ фотосы.
Читайте нас: