Барлык яңалыклар

“Армия – яхшы тормыш мәктәбе”, - дип саный Рушан Шаниязов

Уллары Рушан хезмәт иткән хәрби частьтан Рәхмәт хатын алгач, мәкъсетлеләр Рәсимә Гали кызы һәм Рәфис Тимерхан улы Шаниязовлар шатлыкларын яшерә алмый. Димәк, лаеклы Ватан сакчысын тәрбияли алганнар.

Рушан хезмәтен Самарада, матди тәэминат бригадасында үтә. Үзе әйтүенчә, тиз өйрәнеп китә, моңарда аңа яраткан мавыгуы ярдәм итә – урындагы колледжда автомеханикка укыган чагында милли көрәш белән шөгыльләнә. Өендә әти-әнисенә хуҗалык эшләрендә дә ярдәмләшә, авылда физик эш җитәрлек, ул Шаниязовларның өч баласы арасында иң кечесе.
Физик эшләргә күнеккән егет армия тормышын җиңел кичерә, хезмәттәшләре белән тиз арада уртак тел таба.
“Аерым юл-комендант батальоны командованиесе улыгызны тәртипле, намуслы, тырыш һәм җаваплы итеп тәрбияләгәнегез өчен сезгә рәхмәт белдерә. Улыгызны яхшы кеше һәм Ватанны лаеклы саклаучы итеп үстергәнегез өчен рәхмәт. Сез аның белән горурлана аласыз!” – дип яза Рушанның командирлары аның әти-әнисенә.
Мондый мактау сүзләре һәр ата-ана күңелендә горурлык хисләре уята.
Ә Рушан, хезмәтен тутырып, күптән түгел туган авылына кайткан. Кичәге солдат армиянең – яхшы тормыш мәктәбе булуына һәм аны һәр егет үтәргә тиешлегенә инанган. Егетнең планында вахта ысулы белән Төньякта эшләү. Аңа уңышлар, тугры дуслар һәм уй-ниятләренең тормышка ашуын телибез.
Рәйсә МУСИНА. Фото гаилә альбомыннан алынды.
Читайте нас: