Барлык яңалыклар

Ирнең данын җир күтәрә

Минулла Вилданов (рәсемдә) – ярты гасыр механизатор булып эшләгән кеше. Шуларның 40 елын чылбырлы, калган елларын тәгәрмәчле тракторларга идарә иткән. Аның кебекләрне бармак белән генә санарга мөмкин. Ленин исемендәге хуҗалыкта хезмәт итүгә багышлаган еллары өчен ул бервакытта да үкенмәгән. Өстәвенә, шушы еллар дәвамында ул аның өчен борчылган, көчен дә, вакытын да кызганмаган. Үз эшенең мөһимлеген аңлап хезмәт салган. Тракторчы һөнәренә ул Стәрлетамак шәһәре училищеларының берсендә укып чыккан. Аннары армиягә чакыру кәгазе алган. Хезмәтен Германиядә, Бернбург шәһәрендә үткән. 12 ай түгел, ә тулаем өч ел хезмәт иткән. БТР хәрби машинасы командиры булган. Ватан алдындагы бурычын үтәгәннән соң сержант Вилданов туган авылы Куганакбашка кайткан.

Аның хезмәт кенәгәсендә беренче язу 1969 елның 1 гыйнварында барлыкка килә. ДТ-75М, Т-4А тракторларында эшли башлый, зур осталык һәм һөнәрмәнлек таләп иткән мөһим бурычларны үти. Яз көне чәчә, шытымнарны эшкәртә, көз көне җир сөрә.

Берникадәр вакыт миңа да Минулла Әнвәр улы эшләгән икенче бригадада бригадир булып эшләргә туры килде. Ул елларда колхозга Шакир Камалетдинов җитәкчелек итә иде. Агрономнар Фларит Искәндәров, Вагыйзь Надыршин, инженер Шамил Галиев, Илдар Искәндәров эшләрне намуслы алып барды. Техника буенча бригадир ярдәмчеләре Равил Галиев, Рәүф Муратов тырышып эшләде, үзләренә тапшырылган авыл хуҗалыгы техникасының төзеклеге сагында торды. Ниндидер сәбәпләр белән механизатор төшке ашсыз калса, Шакирҗан абый барысын да аякка бастыра иде. Инженерлар һәм техник хезмәткәрләр шунда ук теләсә кайсы ватылуны ачыклап, кирәкле детальне эзләп табып, басуга ашыга иде.

Безнең ашханә районда иң яхшыларның берсе булды. Пешекчеләр Вагыйзә Ишбулдина, Миннур Биккулова, Фәридә Муллагулова, икмәк пешерүче Бану Корбангалиева иртә таңнан алып кичкә кадәр эшләп, игенчеләрне тәмле төшке аш белән сыйлады. Бу турыда хатирәләр әле дә күңелемне җылыта һәм шатлык хисләре тудыра.

Мәкалә герое турында сөйләүне дәвам итәм. Ул чорда чәчү нормасы бер агрегатка 41 гектар тәшкил иткәндә Минулла Вилданов 60ны чәчте! Чәчкечләр санын тагын берәүгә арттыргач, чәчү нормасын 100-120 гектарга кадәр җиткерде. Аның тынгысыз холкы хезмәттәшләренә дә тынгылык бирмәде. Чәчү чорында шулай эшләде, хәтта машина йөртүчеләр, орлык ташучылар Ришат Биккулов, Мөхәрәм Синәгулов, Инсур Ярмиев басуга орлыкларны чак ташып, ә мин чәчелгән мәйданнарны үлчәп, бухгалтериягә чак тапшырып өлгерә идек. Минулла абый тәүлекләр буе колхоз эшендә булды. Балалар тәрбияләү, хуҗалыктагы эшләре аның тормыш иптәше Зөһрә ханым, аннары үсеп кул арасына керә башлаган балалары иңенә ятты. Өйдә әтиләренең күп вакыты эштә үтүенә беркем дә гаҗәпләнмәде. Бу алар өчен гадәти хәл була.

М.Вилданов киңәше һәм анык эше белән үзенең хезмәттәшләренә ярдәм итте. Алар исәбендә районның алдынгы комбайнчысы Ришат Яминев, алдынгы механизаторлар Рәфкать Синәгулов, Рәфис Ягъфәров, Ринат Муллагулов (мәрхүм).

Һавалы, тәккәббер булу аңа хас түгел. “Почет билгесе” һәм “Халыклар дуслыгы” орденнары, өч медаль һәм күпсанлы Грамота һәм Рәхмәт хатларына ия булып та ул үзенә карата игътибар, аерым эш шартлары таләп итмәде.

Бер вакыйга истә калган. 1975 елда коточкыч корылык булды. Ул вакытта гектарыннан бары тик ике центнер иген алдык. Шулай да дәүләт колхозчыларга премияне элеккечә бирде. Урак эшләре тәмамланганнан соң җыелыш үткәрелде, хәтта зур булмаган табын да әзерләнгән иде. Шунда тракторчыларның берсе ялгыш кына болай диде: “Корылык булганда әйбәт – эш аз, әйбәт түлиләр”. Шулвакыт Минулла абый әкрен генә урыныннан торып, шул ирне җилкәсеннән тотып урамга чыгарып ыргытты. Ул андый нәрсәләрне яратмый иде.

Минулла Әнвәр улы чылбырлы трактордан куәтле К-700гә күчә, аңа кадәр анда Шамил Галиев, Ришат Муратов эшләгән. Соңрак тракторны Сәмерхан Исәнбәтовның ышанычлы кулларына тапшырды. Соңгы елларда Минулла абый К-701дә һәм “Агратор” чәчү комплексында эшли. Җәй айларында гадәттәгечә басуда, кышын шундый ук җаваплы эштә – юлларны кардан тазартуда.

Яраткан эш, ныклы гаилә, тирә-яктагыларның хөрмәте – кешенең бәхет нигезе. Вилдановларның гаилә корып яшәүләренә тиздән 43 ел тула. Балалары һәм оныклары өчен алар лаеклы үрнәк булып тора. Күрше йортта 90 яшьлек Әнвәр абый һәм Рәйхана апа яшиләр, һәр көн догалар укып карашлары белән улларын эшкә озаталар. Бу чынлап та иң зур бәхет! Минулла Вилданов кебек эш сөючән кешеләр һәм тагын тырыш эшчәннәр һәм белгечләр булганда, Юрис Синәгулов җитәкчелегендәге Ленин исемендәге хуҗалык киләчәктә дә югары күрсәткечләргә ирешеп, республикага танылыр дип ышанырга була.

Фәрит ИСКӘНДӘРОВ. Стәрлебаш авылы. Г.ГАФИЕВА фотосы.

Читайте нас: