Ул үзе төзелеш колледжының соңгы курсында укыганда ук хәрби комиссариатка барып “үз теләге буенча” гариза язган. Медицина тикшерүе үткән. Шәхси делосына “Яраклы” дип мөһер куелгач, берничә көннән соң хезмәткә алынучылар исәбендә Владимир өлкәсенә поезд вагонында китеп барган. Шулай итеп, 14нче елның декабрендә аның солдат хезмәте башлана.
Армиядә яшь егет БМП-3 операторы – наладчигы хәрби белгечлеге ала. Хезмәтенең икенче яртысы Владикавказда – Төньяк Осетия – Алания Республика үзәгендә үтә. Әлеге көньяк төбәге эссе һава торышы белән исендә калган.
- Бигрәк тә кызу кояш астында икешәр сәгать постта торсаң, - дип искә ала Арслан Котлушин. – Өйгә хатлар язмадым, шалтыратып тордым. Тәүге вакытларда бик сагындым, аннары өйрәндем. Еш кына командировкаларга йөри идек. Миңа Бесланны күрергә, куркыныч вакыйга булган мәктәп яныннан үтәргә туры килде. Берничә тапкыр Ингушетиядә булдым. Бабайлык булмады, әйбәт ашаттылар, моңа кадәр күреп тә белмәгән җиләк-җимеш ашап карадым. Әлбәттә инде, сафта йөрдем, йөгердем, нормативлар тапшырдым. Бер сүз белән әйткәндә, армия гомерлеккә хәтеремдә калды.
Әйткәндәй, Арсланның физик әзерлеге һәрвакыт югары дәрәҗәдә булган. Яшьтән үк ул көрәш белән шөгыльләнгән, чаңгы ярышларында медальләр алган. Хезмәт вакытында да ул сынатмаган.
Өенә кайткач, Котлушин солдат ботинкаларын резин итеккә алыштырган – әтисенә фермерлык хуҗалыгын алып барырга булышкан. Әмир Вәли улының хуҗалыгы зур – сөренте җирләре, ике дистә мөгезле эре терлеге, бик күп техникасы бар. Улының һәм туганнарының ярдәменнән башка барлык эшләрне дә башкару авырга туры килер иде, әлбәттә.
Яшь егет үзенең крестьян-фермерлык хуҗалыгын булдыру турында хыяллана. Әле ул барлык кирәкле документларны рәсмиләштерә башлаган. Ә күптән түгел, узган айда Котлушиннар гаиләсендә шатлыклы вакыйга булган – Арсланның һәм аның тормыш иптәше Диананың кызлары туган. Сабыйга Дарина дип исем кушканнар.
Әңгәмә ахырында героебызга гәзит өчен фотога төшергә армия беретын киюен үтендек, чөнки бу һәр солдат өчен горурлык.
- Әлбәттә, киям, - диде ул. – Беретны мин хезмәт турында истәлек итеп саклыйм.
Фаягөл ЙОСЫПОВА. А.ЗӘЙНЕТДИНОВ фотосы.