Гайникамал 1914 елда туган. Ике яшендә әнисез калган. Аны һәм апасы Минекамалны әтиләренең икенче хатыны Фатыйха тәрбияләгән. Ул алар өчен әни булган. Әти-әнисенең хуҗалыгы зур булганлыктан балалар хезмәттә үскән. Гайникамал әби үзенең балачак һәм үсмер еллары турында балаларына һәм оныкларына еш сөйләгән...
1930 елда ул кияүгә чыга. Ире Гайнулла белән Таллык авылында яши башлыйлар. Башта берникадәр вакыт апасы Минекамал гаиләсендә яшәп, соңыннан үзләре өй салып чыгалар. 1941 елда Гайнулланы әзерлек курсларына җибәрәләр. Ул үзенең өенә әйләнеп кайтмаячагын алдан ук сизенә. Кызганычка каршы, бу шулай була да. Гайникамал, аларның кызлары Фәния, Рәмилә һәм ул армиягә киткәннән соң берничә айдан туган уллары Инсаф әтиләрен башкача күрми. Алар Гайнулла Галиевның хәбәрсез югалуы турында кара кәгазь ала. Еллар үтә. Тормыш дәвам итә... Гайникамал Һидият кызы балаларын лаеклы тәрбияләгән. Бүгенге көндә һәркайсының үз гаиләсе, йорты, көнкүреше...
- Ул вакытта күпләр сугыштан кайтмады, кайтканнары да сау-сәламәт түгел иде, - дип сөйли аның кече улы Инсаф Гайнулла улы. – Сугыш вакытында һәм аннан соңгы чорда әнигә авырга туры килде, ул хатын-кыз эшен генә түгел, ир-егет хезмәтен дә башкарды. Дистәләгән километрларны үтеп, Стәрлетамакка җәяүләп барып кайталар иде. Исән калу өчен без нинди генә үлән ашамадык... Икмәкне сирәк күрдек. Ачлык, ялангачлык, салкыннарда өшү – болар барысы да рәхимсез сугыш нәтиҗәләре.
Гайникамал әби яңадан тормышка чыкмаган, үзенең Гайнулласының кайтуын көткән. Ләкин могҗиза булмый. Ул гомере буе улы Инсаф гаиләсе белән яши. Ул 38 елдан артык физика һәм математика укытучысы булып эшләгән, РСФСРның мәгариф отличнигы. Кызганычка каршы, берничә ел элек тол калган.
Бүгенге көндә йөзьяшәрнең 11 оныгы, 22 оныкчыгы, аларның 7 баласы бар. Ул аларның барысын да белә, таный, барысы турында да сораша.
Юбилей көнендә Гайникамал әбине котларга район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Альбина Суфьянова килде. Ул аңа РФ Президенты В.В.Путинның рәсми котлавын һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
- Сезгә хезмәтегез, зирәк акылыгыз өчен рәхмәт! Сезгә, Гайникамал әби, Инсаф абыйга һәм оныгыгыз Җәүдәткә сәламәтлек, иминлек һәм әйбәт хәбәрләр генә ишетүегезне телим. Якыннарыгыз, туганнарыгыз, балаларыгыз, оныкларыгыз сәламәт булсыннар, Сезгә тик шатлыклы хәбәрләр генә китереп торсыннар, - дип теләде Альбина Әбүзәр кызы.
Шулай ук юбилярны Хәлекәй авыл биләмәсе башлыгы Фәрит Баһаветдинов котлады һәм шулай ук бүләк тапшырды.
- Безнең картәни чынлап та бик зирәк акыллы, - диләр аның балалары, оныклары. – Бик дини дә. Сәламәтлеге әйбәт чагында биш намазын калдырмады, кечкенәдән уразасын тотты. Үзе белгәнне барыбызга өйрәтте, ә ул, белеме булмаса да, бик күп нәрсә белә.
- Картәни бер урында утырып тормый, һәрвакыт эш белән мәшгуль. Әлеге вакытта ул өйдә генә тора. Элек туры урман юлыннан Таллыктан Айдарәлегә кадәр һәм кирегә, шулай ук Стәрлебашка һәм аннан һәрвакыт җәяүләп йөри иде, - ди оныгы Ләйсән.
Гайникамал әби Галиева бар нәрсәдә һәм барысына да үрнәк, балаларының һәм күп санлы оныкларының гоурлыгы.
Озын гомерле булуның сере нидә? Г.Галиева турында әйткәндә, ул кешенең үзеннән, ничек яшәвеннән торадыр, мөгаен. Кешеләр белән мөнәсәбәткә дә бәйле – син аларга нинди булсаң, алар да сиңа шулай. Гади итеп яшәргә кирәк. Күп йөрергә, эшләргә. Сәламәт ризык белән тукланырга, теләсә кайсы очракта да кеше булып калырга!