Барлык яңалыклар

-Тыйнак, оста һәм итагатьле безнең аптека пункты хуҗасы, диләр авыл халкы фармацевт Нурия Гомәрова турында

Авыл җирендә күзгә ташланып бармаган, әмма бик кирәкле һөнәрләр була. Мәсәлән, аптека хезмәткәрләре. Азык-төлек кибете кебек үк көндә кирәк җир ул.Читтән караганда сатучы кебек кенә тоелсалар да, монда бик җаваплы, тирән белемле кешеләр генә эшли ала.

Безнең Тәтер-Арслан авылында да аптека пункты бар. Озак еллар анда эшләгән Нурия Гомәрова тирә-як авыллар халкы өчен бик кадерле кеше. Авыртмаган тән булмаган кебек, дәваланыр өчен дарулар сатып алу урыны кирәк. Кадерле - чөнки үз эшен яхшы башкарган, дарулар белән өзлексез тәэмин ителеш булдырган җаваплы белгеч район үзәгеннән еракта яткан авыл халкы өчен дә, дәвалау амбулаториясе табиблары өчен дә чын мәгънәсендә «таяну ноктасы»! Табибка күренергә килүчеләр барлык кирәкле даруларны шунда гына урнашкан аптекадан алып китә алалар.

Нурия Габдрахман кызы Стәрлебаш авылында колхозчы гаиләсендә туып-үсә. Мәктәптән соң Бөре фармацевтика училищесын тәмамлап, Стәрлебаш аптекасында эшли. Ике елдан Тәтер-Арслан егетенә кияүгә чыгу сәбәпле, шул авыл аптекасына мөдир булып килә һәм 36 ел инде бер урында хезмәт сала.

Эшкә кайткан 80нче елларда Тәтер-Арсландагы 246 санлы аптека тәүлек әйләнәсе эшләгән, олылар һәм балалар бүлеге, амбулаториясе булган зур гына участок дәваханәсен хезмәтләндерә. Анда мөдирдән тыш тагын бер фармацевт һәм җыештыручы -3 кеше эшләп, процедуралар, физкабинет һ.б. өчен кирәкле сыекчалар, порошокларны да урында ясап бирәләр иде. Моннан тыш, Тәтер-Арслан участогына кергән авыллардагы 8 аптека пунктын тиешле дарулар белән тәэмин итүче үзәк тә булды.

90нчы еллардагы үзгәртеп кору, оптимизация сылтавы белән ябылган стационар белән берлектә аптеканың да кирәге азая бара һәм ул бер генә кеше эшләүче аптека пунктына әйләнеп кала. Үзенең аерым зур бинасыннан чыгып амбулаториягә күчә, 2009 елда амбулаториянең заманча төзелгән яңа бинасының бер почмагыннан урын ала.

Ишеге һәрчак ачык - бу бүлмәгә керү күңелле. Нурия Габдрахман кызы – һәркемне игътибар белән тыңлый, табиб язган даруларны бирә. Төрле чирләрнең билгеләре буенча сиңа нинди дару килешәчәген, кайсысы ярамаганын, аларның микъдарын, ничек кулланырга икәнен табиблардан бер дә ким белми ул.

Карап торуга аз сүзле, әмма күпкырлы белемле Нурияга ветеринарияне дә яхшы белүендә ире Салихҗанның ветеринар табиб булуы да йогынты ясагандыр. Ирле-хатынлы авыл кешеләренә бик кирәкле хезмәт күрсәтеп, ял, бәйрәм көннәре дип тормыйча, һәрчак ярдәмгә килә торган кешеләр алар.

2014 елдан авыл хакимияте башлыгы булып эшләүче Салихҗан Сәббах улы белән алар 35 елга якын тату гомер кичерәләр. Шуның 31 елы төп нигездә, йорт хуҗасы булган кайнанасы, мәрхүмә Мәүсилә апага акыллы, уңган, сабыр холыклы килен булып узган. Бүген ул тормыш иптәше өчен терәк, гаилә учагын саклаучы яхшы хатын, ә өч баласына кадерле, хәстәрле, яраткан әни.

Бергә эшләгән хезмәткәрләр өчен ул ышанычлы иптәш, сердәш, таяныч. Бакчачылык булсынмы, бәйләү-тегү, йорт-кура, аш-су әзерләү серләрен тирән белгән Нурия ападан киңәш соравы рәхәт. Бар өлкәдә дә аның зур тәҗрибәсе бар.Тәтер-Арслан амбулаториясенең бер өмәсен дә калдырмыйча, эчке һәм тышкы ягын яшелләндереп ямьләндерүдә катнашып,төрледән –төрле үсентеләр алып килеп үзеннән зур өлеш кертә ул.

Гомәровларның балалары мәктәптә бик яхшы укыды,төпчекләре - уллары алтын медаль иясе дә булды.Бүген барысы да югары белемле белгечләр. Олы кызлары Уфада медицина университетын тәмамлап, гаилә корып Мәскәү шәһәрендә балалар офтальмологы булып эшли. Кече кызлары БДУның физика факультетында геофизик дипломы алып, апасы янында Мәскәүдә эшли, уллары да БДУда белем алып, Себер киңлекләрендә нефтьче булып вахта ысулы белән эшләп йөри.

Тәртипле эшләп, матур яшәлгән – менә шундый гомер юлы Гомәрованың. Пенсия яшен узганына да бер ел булып киткән. Авыл халкы әле аның озак еллар эшен дәвам итүен, тукталмавын тели. Беренчедән, тәҗрибәле белгеч китсә, урынына укыган кеше дә табылмаса, әлеге дә баягы бу хезмәтне дә ябып куярлар, дип куркалар.Икенчедән, бар нәрсә өчен дә район үзәгенә бару бер дә рәхәт түгел бит. Шуңа күрә без аңа ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы телибез. Гаиләсе - балалары, оныклары гел сөендереп кенә торсын иде дә, кирәклеге белән халыкны да әле озак куандырсын иде!

Люция ДӘҮЛӘТЬЯРОВА. Тәтер-Арслан-Стәрлебаш.


Фото автор тарафыннан бирелде.

Читайте нас: