Бер ел бушка үтмәсен өчен Гөлшат әлеге вакытта коррекция мәктәп-интернаты бинасы булган 3 санлы балалар бакчасына эшкә урнаша, анда ул мөдирдән башка барлык һөнәрләрдә үзен сынап карый. Ул вакытта яшь кыз балалар бакчасының шау-шулы мохитенә, шаян нәниләргә гашыйк була. Үзе өчен шундый карарга килә: тәрбияче һөнәренә укырга барачакмын.
Укырга кергәндә конкурс зур, бер урынга җиде кеше булса да, авырлыклар очрамый. Уку барышында педучилищеда иң яхшы укучыларның берсе була ул. Әйбәт оештыру сәләте өчен ул төркемнең старостасы, комсорг итеп билгеләнә. Хәтта семинарларда катнаша, шәһәр балалар бакчалары тәрбиячеләре алдында ачык занятиеләр күрсәтә.
Диплом алгач, Стәрлебашка кайта. Икенче көнне үк диярлек шул ук 3 санлы балалар бакчасына эшкә килә. Дәртләнеп, тырышып эшли. Ике елдан соң аны мәгариф бүлеге начальнигы Хәйдәр Сәгыйдуллин кабинетына чакырталар. Сөйләшү кыска була:
- 1 санлы балалар бакчасына методист булып барасың.
- Мин үз урынымнан китәргә теләмим, - ди ул.
- Син партия кешесе. Син бурычлы!
1 санлы балалар бакчасы иске агач бинада урнашкан. Уңайлыклары бик аз. Берничә атна аерма белән анда Зөлфирә Муллаяр кызы Зәйнетдинованы мөдир итеп тәгаенлиләр. Тәүге көннәрдән үк бергә һәм бердәм эшләргә сөйләшәләр.
Ул вакытта методик материалларга кытлык була, еш кына кадрлар буенча проблемаларга юлыгалар. Шушы һәм башка мөһим мәсьәләләрне бергә хәл итәләр. Бераз вакыттан соң, 80нче еллар ахырында балалар бакчасы яңа ике катлы бинага күченә, анда балалар өчен бөтенләй башка шартлар тудырылган була. 22 ел өлкән тәрбияче булып эшләгәннән соң, 12 ел элек Гөлшат Мансур кызы, Зөлфирә Муллаяр кызы хаклы ялга киткәннән соң учреждениегә мөдирлек итә башлый.
Үз эшенә ул күп көч һәм егәрлек сала. Балалар бакчасының матди-техник базасы яхшыра, эшлекле, һөнәри коллектив туплана. Бүгенге көндә 1 санлы балалар бакчасы районда абруйлы мәктәпкәчә учреждениеләрнең берсе. Балалар бакчасы коллективы күп санлы район, республика конкурслары призеры һәм җиңүчесе, Грамоталар һәм Рәхмәт хатлары моны раслый. Уен бүлмәләре, музыкаль зал матур итеп бизәлгән. Балалар бакчасының территориясе чагу әкият илен хәтерләтә. Төрле материаллардан ясалган кул эшләре, төрле төскә буялган террасалар, бик күп чәчәкләр һәм үсемлекләр. Тәрбиячеләргә мондый матурлыкны тудыруда тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре ярдәмләшә. Шулай ук учреждениегә өстән дә ярдәм бар. Гөлшат Мансур кызы билгеләвенчә, шушы еллар эчендә аңа һәрвакыт район һәм мәгариф бүлеге җитәкчелеге ярдәм итә, бер генә үтенечен яки тәкъдимен дә игътибарсыз калдырмыйлар.
Гөлшат Ягъфәрова үзенең эшен ярата һәм бәяли. Вазыйфасы җитди. 150 бала (монда шулкадәр балалар йөри) һәм 30 хезмәткәр өчен җаваплы булу гади эш түгел. Моннан тыш, Тәтербаш, Бакый, Турмай авылларындагы мәктәпкәчә учреждениеләр 1 санлы балалар бакчасының филиаллары булып тора.
Эш көнен Гөлшат Мансур кызы карап йөрүдән башлый. Һәр төркемгә кереп, тәрбиячеләр, балаларның әти-әниләре, балалар белән әңгәмәләшә. Бернәрсә дә аның игътибарыннан читтә калмый: түбәдән төшеп торган боз сөңгесе, тайгак юллар да. Азык-төлек сыйфатына аерым игътибар бүлә, чөнки балалар сыйфатлы һәм файдалы ризык белән тукланырга тиеш дип исәпли. Ләкин, кызганычка каршы, соңгы вакытта мәктәпкәчә учреждениеләрдә туклануны аутсорсинг системасына күчергәннәр, сыйфатлы туклану темасы проблемага әверелгән.
Ул таләпчән һәм гадел җитәкче генә түгел, шулай ук яраткан тормыш иптәше, әни, картәни дә. Тормыш иптәше Равил Әнвәр улы белән татулыкта, сөюдә һәм бер-берсен хөрмәт итеп, ике ул тәрбияләп үстергәннәр. Уллары Рәлиф ике югары белем алып, Нижневартовск шәһәрендә эшли. Ул полиция хезмәткәре. Тормыш иптәше Юля белән кызлары Каринаны – картәти һәм картәнисенең яраткан оныкларын үстерәләр. Икенче уллары Ринат колледж тәмамлап һәм бер ел армиядә хезмәт иткәннән соң әлеге вакытта Нефтеюганск шәһәрендә электромонтажник булып эшли. Читтән торып югары белем ала.
Гөлшат Мансур кызы әйбәт хуҗабикә, камыр ашларына һәм башка ризыклар пешерергә оста. Җәй ахырында аның бакчасында искиткеч георгиннар чәчәк ата. Эре, күз явын алырлык чагу чәчәкләр көзге салкыннарга кадәр ямь биреп утыра.
Шушы көннәрдә Гөлшат Мансур кызы үзенең күркәм юбилеен билгели. Күркәм, чөнки тормышны аңлау, акыл һәм тәҗрибә туплау өчен күп еллар үтелгән. Китапханә техникумына кергән булса, яки тәүге уңышсызлыктан соң өенә кайтмыйча, шәһәрдә калган булса, аның тормышының ниндирәк булуы турында әйтүе кыен. Ләкин бу аның язмышы, тормыш юлы, кирегә юл юк. Кирәкми дә. Ул чагу, кызыклы һәм бай тормышлы ханым. Әлбәттә, ул бәхетле. Юбилеегыз белән!
Фаягөл ЙОСЫПОВА. Автор фотосы.