Ләйсән Егорова (рәсемдә) мәктәпне тәмамлаганнан соң Стәрлетамак медицина колледжының “Дәвалау эше” бүлегенә укырга керә. 2017 елның кышында югарыда әйтелгән авыллар халкын хезмәтләндерүче фельдшер-акушерлык пунктында һөнәри эшчәнлеген башлый. Ул ике баласы белән Тәтер-Арслан авылында әти-әнисендә яши. Авыллар арасы ерак булуга карамастан, Ләйсән Җәүдәт кызы һәрвакыт чакыруга барырга әзер. Ул шәхси транспортында йөри.
- Чирлеләрнең чакыруларына көндез дә, төнлә дә, ял көннәрендә дә барырга туры килә. Эшем үземә бик ошый. Авыллар халкы – пациентларым - ачык күңелле, ярдәмчел, аларга аңлаулары һәм хуплаулары өчен рәхмәт. Үз ягымнан барысына да ныклы сәламәтлек телисе килә, - ди яшь белгеч.
Бер көнгә Ләйсән Егоровага бишәр чакыру була. Әлбәттә, арый ул. Ләкин пациентларга һәрвакыт елмаеп һәм ачык йөз белән барып керә. Кемнеңдер кан басымын үлчәргә кирәк, икенчесенә дару язарга, укол ясарга, бер үк вакытта көндәлек көнкүрештәге проблемалары турында тыңларга кирәк. Кайвакыт киңәш тә бирә ул.
- Безнең фельдшер Ләйсән, яшь булуына карамастан, менә дигән белгеч. Бер шалтырату белән ярдәмгә ашыга, - ди аның турында почтальон Эльвира Мусина.
“Үзен туган җирендә тапкан” дигән сүзләр нәкъ аның турында. Күрше авылларда фельдшер булып ул күптән түгел генә эшли, шулай да билгеләвебезчә, авыллар халкы аның турында тик яхшы сүзләр генә әйтте.
- Безнең Ләйсән бик игелекле кеше. Чирлене район дәваханәсенә илтергә кирәк булса, үзе шәхси машинасында алып китә. Беркайчан да, беркемгә дә ярдәмнән баш тартмый. Без аңардан бик уңдык, - ди Айтуганда яшәүче Гөлназ Нафикова.
Рәхмәтле пациентларның җылы сүзләре медицина хезмәткәре өчен иң зур бәя. Ләйсән Җәүдәт кызына барлык башлангычларында уңышлар, карьера үсеше һәм куелган максатларына һәрвакыт ирешүен телибез.
Гөлдәр ГАФИЕВА. Автор фотосы.