Барлык яңалыклар

Өйдә дә, эштә дә бергә

Фаткнисламовлар үзләренең коллективында хөрмәт яулаганнар. Күндерәк хуҗалыгының Елембәт сөтчелек фермасында аларны хезмәт сөючән һәм тырыш хезмәткәрләр буларак беләләр.

Зилә Талха кызы – Сарайса авылында туган. Балачактан авыл хезмәтенә күнеккән кызны кыенлыклар беркайчан да куркытмый. Башлаган һәр эшен уңышлы башкара. Соңгы 12 елда машина белән сыер саву операторы булып эшли. Аның төркемендә 45 сыер. Шуларның 30ы савыла, калганнары әлегә ташлаткан. Сөт савып алу тәүлегенә уртача 210 литр тәшкил итә.

Зилә Талха кызының тормыш иптәше Әнвәр Юнир улы да шунда ук фермада эшли. Ул бозаулар карый. Бу җаваплы, авыр һәм мәшәкатьле эш. Бозаулар аерым игътибар һәм тиешле тәрбия таләп итә. Әнвәр Фаткнисламов бозаулар вакытында ашатылсын, сөт эчсен, чиста читлекләрдә үссен өчен тырышлык сала.

Фермада гаилә парының һәрберсенең үз бурычы бар, мөмкинлек булганда алар бер-берсенә ярдәмгә килә. Эшләрне тәмамлау белән өйләренә ашыгалар. Алар Өметбай авылында, гаилә башлыгының әти-әнисе йортында яши. Фаткнисламовларның өч баласы бар. Өлкән кызлары Азалия Ставропольдә яши, икътисадчы булып эшли. Уллары Азат 9 класста белем ала. Көрәш белән шөгыльләнә. Әлеге спорт төре буенча районда үткән ярышларда берничә тапкыр җиңү яулаган. Ә узган елда Казан шәһәрендә Бөтенрусия ярышларында икенче призер булган. 6 класста укучы кызлары Әлфинә яхшы билгеләренә генә өлгәшүе белән әти-әнисен сөендерә.

Зур һәм тату гаилә җитеш хуҗалык алып бара. Малларны күп тоталар. Җәен бакча үстерәләр. Гомумән алганда, Фаткнисламовлар гаиләсе өйдә дә, фермада да эшләргә өлгерә.

Фаягөл ЙОСЫПОВА. А.ЗӘЙНЕТДИНОВ фотосы.


Читайте нас: