Барлык яңалыклар

“Үземнең яраткан шөгыльләремнән канәгатьлек алам”, - ди Әлфия Ильясова

Аның матур, чагу һәм купшы курчакларын күргәч, ирексездән үзеңне әкияти бер дөньяда итеп хис итәсең. Бер почмакта йомшак уенчыклар тезелгән – куяннар, аюлар, маймыллар, арсланнар, этләр, бакалар һәм башкалар. Әлеге күркәм “остаханә” хуҗасы – Стәрлебаш авылында яшәүче Әлфия Ильясова. Аның яраткан шөгыльләре белән гәзит укучыларны да таныштырасыбыз килә.

Әлфия Тимерхан кызы күпләргә табиб-педиатр, спортчы, үзешчән сәнгатьтә актив катнашучы буларак яхшы таныш. Күп еллар ул үзәк район дәваханәсендә балалар табибы булып эшләгән. Тормыш иптәше Илшат Таһир улы һәм уллары белән алар еш кына спорт чараларында катнашкан. Әлеге вакытта Әлфия Тимерхан кызы хаклы ялда. Буш вакытын ул тулысынча яраткан шөгыленә багышлый. Моның белән ул берничә ел элек, якташыбыз, йомшак уенчыклар тегү остасы Ләлә Гыйззәтуллинаның китабы кулына килеп кергәч мавыгып китә.

- Әлбәттә, мин элек бәйли, тегә идем. Ләкин аңардан гына шулкадәр канәгатьлек алмый идем, - ди әңгәмәдәшем. – Ә курчаклар миндә фантазия уята, иҗатка этәрә. Аларны ясаганда мин җиһаннан көч һәм энергия алган кебекмен. Башта озак кына кирәкле материаллар таба алмадым. Очраклы гына Ольга Грузинцеваның “Амигуруми – вязаные игрушки” китабына тап булдым. Аны кызыксынып укыдым һәм бер ай эчендә утыз уенчык тектем. Кыскасы, тулаем коллекция эшләдем.

Амигуруми – энәләр яки ыргак белән кечкенә йомшак җәнлекләр һәм кешегә охшаш нәрсәләр бәйләү буенча япон сәнгате. Еш кына алар матур җәнлекләр (аю, куян, мәче, эт һ.б.) Уенчыкларны ул бәйли, алар өчен кайбер нәрсәләрне чагу тукыма кисәкләреннән тегә. Аннары һәрберсен киендерә: кием, башлык, яулык тегә яки бәйли, төрле төстәге матур сәдәфләр белән бизи. Бервакыт кибеттә ул йомшак битле курчак күрә. Шундыйны ук ясау теләге туа. Тырыша һәм китереп чыгара. Һәр курчакка һәм уенчыкка ул фантазиясен генә түгел, үзенең матурлыкны аңлавын, бар күңелен сала. Шуңа күрәдер дә ул эшләгән нәрсәләр мавыктыргыч һәм күркәм килеп чыга. Аларны кысып кочаклап торасы килә. Алардан җылылык һәм үзенчәлекле энергия бөркелә. Берничә ел эчендә Әлфия йөзләгән шундый матур курчак һәм уенчык бәйләгән. Күбесен ул туганнарына, танышларына бүләк иткән. Заказлар да булган. Китапханә һәм сәнгать бүлеге хезмәткәрләре үтенече буенча аерым тематикага ул берничә данә ясаган.

- Әлбәттә, минем хезмәтем кемгәдер шатлык китерсә, сөенәм, - ди ул.

Бервакыт Интернетта ниндидер мәгълүмат эзләгәндә киез уенчыклар рәсеменә тап булган. Шулай итеп, аңарда киез изделиеләргә кызыксыну уянган. Тапочка басып караган, бик әйбәт килеп чыккан. Басу өчен материалны ул кибеттән сатып ала. Басу, аның уйлавынча, кулай нәрсә. Өстәвенә, киез әйбер басу популярлаша һәм игътибарга лаек. Ләкин, кызганычка каршы, бездә сарык йоны бәяләнми һәм онытылып бара. Ә элек ул бик югары бәяләнгән. Чөнки аңардан ясалган изделиеләр шатландырып кына калмый, дәвалый да.

Хәзер Әлфия Тимерхан кызының гардеробында киездән ясалган изделиеләр бик күп – шарфлар, беретләр, бияләйләр, матур төрле төстәге тапочкалар. Аның кайбер изделиеләрен еш кына халык осталары күргәзмәләрендә тәкъдим итәләр. Киез изделиеләрнең дәвалау сәләте булуын аңлаучылар аңа тапочка басуга заказ бирәләр.

Безнең әңгәмәне телефон шалтыравы бүлдерде. Сөйләшү барышында аңа зур рәхмәт әйттеләр һәм шушы көннәрдә килергә вәгъдә бирделәр.

- Тагын заказмы? – дип сорыйм мин.

- Юк. Курчаклар, йоннан әйбер басу - минем хобби. Ләкин һөнәрем буенча мин табиб. Кешеләргә ярдәм итүдән баш тарта алмыйм. Подымаловода эшләгәндә “Гомум табиблык практикасы” буенча икенче белем алдым. 2008 елда Мәскәүдә махсус курсларда “Мануаль терапевт” белгечлеге алдым. Әйткәндәй, моның белән күпләрне савыктырдым, минем сеанслардан соң берничә хатын әни булдылар. Әле генә сабыйлары туу турында әйтеп, мине шатландырдылар һәм аларның тагын бер танышлары миңа килергә җыенуын әйттеләр.

- Сезнең сөлек белән дәвалау белән дә шөгыльләнүегезне беләм.

- Әйе, бу дәвалау ысулы Гиппократ хезмәтләрендә дә тасвирланган, әле дә популярлыгын югалтмаган. Әйткәндәй, кешеләргә бик ярдәм итә. Миңа туганнар, танышлар мөрәҗәгать итсә, кире какмыйм. Кайвакыт балалар белән дә киләләр, алар рәхәтләнеп уенчыклар белән уйный, ә мин аларны дәвалыйм.

Тагын Әлфия Тимерхан кызы шигырьләр яза, китап укырга ярата. Ул гәзит-журналлар алдыра, шул исәптән “Стәрлебаш чишмәләрен” дә. Былтыр район гәзитенә һәм “Өмет”кә язылып, планшет откан.

Әлфия Тимерхан кызының күркәм иҗади идеяләре бик күп. Яңа елда, шулай ук киләчәктә алар барысы да тормышка ашсын дип телисе килә.

Мөнирә ӘҺЛИУЛЛИНА. Автор фотолары.

Читайте нас: