Барлык яңалыклар

Юбилеен алтын басуларда каршылаган

Август башында авылдашларның берсе аңа шаяртып болай ди: - Синең юбилей басулар алтынга төренгән мәлдә дияргә була. - Син алай бик югарыдан алма, - дип җавап бирә аңа Айрат Шәрифулла улы (рәсемдә). - Нинди шаяру булсын бу. Иген басуы төсе буенча чынлап та алтынга охшаш. Әһәмияте буенча да шулай. - Киләчәккә эшләр барышына планнар нинди? – дип кызыксына шул вакытта механизатор Минәхтәм Минияров. - Тормыш күрсәтер әле, - ди елмаеп Гыйниятуллин. Шулай да бер атна элек 60 яшь тулды. Ә әлегә нәрсә? Менә урак эшләрен тизрәк бетерергә, киләсе ел өчен орлык әзерләргә кирәк. - Әйдә, безнең белән хезмәт сафында калуыңны дәвам ит, - ди күңелле елмаеп икенче механизатор Зөлфәт Вәлиәхмәтов.

1981 елның җәендә Бузат егете Гыйниятуллин Башкорт авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетын тәмамлаганнан соң Стәрлебаш районына кайта. Матросов исемендәге колхозга юллама ала. Район партия комитетына бу уңайдан колхоз рәисе Мансаф Шәяхмәтов үзе барган.

- Без моңа бик шатбыз, - ди ул юлда барганда. – Сиңа баш агроном вазыйфасы буш түгеллеген әйткәннәрдер инде. Байтак еллар бу вазыйфада Наил Хөснетдинов уңышлы эшли. Ә син агроном-орлыкчы булырсың.

- Ярар, - ди Айрат.

- Торак бирербез, - дип дәвам итә колхоз рәисе. – Бүген караштырып йөр, ә иртәгә машина бирербез, Бузаттан кирәкле әйберләреңне алып килерсең.

Наил ачык күңелле кеше булып чыга. Шунда ук хезмәттәшен агроном һәм башка эшләргә өйрәтә. Шулай итеп аның көндәлек хезмәте башлана.

Берничә айдан соң Айрат рәис белән сөйләшә.

- Миңа отпуск кирәк, - ди ул.

- Берәр ашыгыч эш килеп чыктымыни? – дип кызыксына Шәяхмәтов.

- Минем туй булачак...

- Менә ничек. Ярар. Кәләшеңне дә монда алып кил.

- Әлбәттә. Башкача ничек булсын.

Айратның кәләше Авыргазы районы Төрембәт авылыннан Карлугач була. Алар институтта бер курста укыганнар. Әмирдә белгечлеге буенча булмаса да, Карлугачка эш табыла.

Матросовлыларның агрономлык тандемы шәп эшли. Барлык агротехник чаралар вакытында, югары сыйфатлы үткәрелә. Әйбәт орлыклар әзерлиләр. Шул ук вакытта сортларны яңарту белән дә актив шөгыльләнәләр. Басуларның уңдырышлылыгы буенча хуҗалык районда иң яхшылар исәбендә була.

1990 елның апрель башында монда Крупская исемендәге колхоз рәисе Марат Галиев килә. Хезмәттәше Самат Баһаветдинов белән очраша.

- Без якташыбызны һәм аның гаиләсен сездән алып китәбез, - ди Марат Хәмит улы. – Бездә баш агроном урыны бушады. Айратны шунда куячакбыз.

- Аңлыйм сезне, - дип җавап бирә Самат Сәлам улы. – Ул бар яктан да яхшы белгеч, без моңа күптәннән күреп инандык. Аңа туган авылында да шулай ук нәтиҗәле эшләвен телисе кала.

Яз үз хокукларын ала. Басулар ачыла башлый. Вакыт кысыла. Айрат шунда ук мәшәкатьле әзерлек эшләренә тотына. Чәчеләчәк мәйданның структурасына анализ үткәрә. Кичекмәстән сабан бодаеның элиталы орлыгын кайтарталар. Агроном механизаторлар белән ихластан аралаша.

Һәм менә әлеге хуҗалыкта тәүге эшләре башлана. Яз соң килә. Ләкин чәчүне иртә тәмамлыйлар. Соңгы гектарда чәчүне тәмамлаган механизатор Рафаэль Хәбибрахманов агрономга уйчан гына болай ди:

- Шытымнар әйбәт булыр дип ышанабыз.

- Шулай була да. Игенчеләрнең тырышып эшләү нәтиҗәсе күзгә күренә.

Аннары пар җирләренә органик ашлама чыгару, чәчүлекләрне карау белән шөгыльләнәләр. Бу елны бөртеклеләрдән һәм мал азыгы культураларыннан әйбәт уңыш җыеп алалар.

Гомумән, соңыннан да сынатмыйлар. Башка нәрсә турында да әйтергә кирәк. Илдә шау-шу күтәргән аңлаешсыз реформалар Бузат эшчәннәренә дә йогынты ясамый калмый. Кайчандыр зур булган хуҗалык күзгә күренеп кечерәя, аның атамасы үзгәрә, җитәкчеләр берсе килә, берсе китә. Ә агроном? Ул элек нинди булган, шундый ук булып кала. Ә Карлугач күп еллар урындагы туган якны өйрәнү музеена җитәкчелек итә.

Аларның гаилә тормышы бик әйбәт корыла. 24 ел элек ата нигезендә иркен йорт салып кергәннәр. Балалары – уллары һәм кызлары югары белем алып, Уфада эшлиләр.

Быел хуҗалык җитәкчесе Зәбир Бәдретдиновның һәм Айрат Гыйниятуллинның басу эшләре нәтиҗәле барсын өчен бик күп мәшәкате булган. Уракны вакытында тәмамлаганнар. Орлыклар тазартылган, киптерелгән, әйбәт саклана.

- Ноябрьдә район авыл эшчәннәре слетында А.Гыйниятуллин район хакимиятенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән. Киләсе елда да агрономның туган көне алтын басуда үтәрме?

- Тормыш күрсәтер, - дип елмая Айрат Шәрифулла улы.

Мансур ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН. А.ЗӘЙНЕТДИНОВ фотосы.

Читайте нас: