Барлык яңалыклар

Чын ир-егетләр һөнәре

Җаваплылыгы чикләнгән “Стәрлебаш сельэнерго” җәмгыятенең зур булмаган коллективының иңнәрендә электромонтаж һәм башка мөһим эшләр ята. Аның директоры Назыйм Нигъмәтуллин әйтүенчә, агымдагы елның 9 аенда бу эшләр гомум суммасы 1 млн. 750 мең сумга башкарылган, бу үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда 45 мең сумга артыграк. Коллектив көче белән Яңгырчы төп мәктәбендә электр үткәргечләре ремонтланган, шулай ук район үзәгенең быел шәхси җылытуга күчкән күп фатирлы йортларында җир белән тоташтыру чыбыгы урнаштырганнар. Шулай ук коллектив бурычына район үзәге һәм Первомайский авылларыннан тыш барлык авылларда урамнарны яктырту системаларын хезмәтләндерү керә. Ә бу көннәрдә электромонтерлар бригадасы Первомайский урта мәктәбенең барлык электр үткәргечләрен һәм яктырту приборларын алыштыру белән мәшгуль.

Электромонтажчы Айрис Нигъмәтуллин (рәсемдә) әлеге предприятиенең иң тәҗрибәле һәм грамоталы хезмәткәрләренең берсе. Үз эшен яхшы белә. Егет мәктәпне тәмамлагач 107нче һөнәрчелек училищесында автомеханик һөнәрен ала. “Стәрлебаш су каналы” предприятиесендә слесарь-ремонтчы булып эшли. Бер үк вакытта Стәрлетамак төзелеш, икътисад һәм хокук техникумында “Биналар һәм корылмалар төзелеше һәм эксплуатацияләү” белгечлеге буенча укый.

“Стәрлебаш сельэнерго” җәмгыятенә Айрис Назыйм улы 2006 елда килә. Әтисе – Назыйм Касыйм улы җитәкчелегендә эшли. Ләкин моңардан бернинди дә өстенлек алмый. Җаваплы һәм бар көчен салып эшли.

- Тәүдә бераз куркыта иде. Электр тогы кебек куәтле көч белән эшләү – җитди нәрсә, - ди ул. – Безнең эштә иң мөһиме – техника хәвефсезлеген үтәү, бик сак булу.

Электрик ике тапкыр ялгыша диләр: беренчесе һөнәр сайлаганда. Айрис Назыйм улы бу һөнәрне сайлаганына бер дә үкенми. Эше җиңел булмаса да, ул аның күңеленә хуш килә.

Фаягөл ЙОСЫПОВА. А.ЗӘЙНЕТДИНОВ фотосы.
Читайте нас: