- 40 елдан артык, шуларның соңгы елларын катнаш азык заводында (безнең бүлек элек шулай аталды) лаборант булып эшләп, мин хаклы ялга киттем, - дип сөйли Фәния Зөфәр кызы. – Үткән ел, апрельдә, алар белән аралашу шатлыгына сөенеп оныкларымны кунакка көттем. Көннәрнең берсендә Нияз Фәргать улы эшкә чыгу үтенече белән килгән. Башта баш тартып карадым, ләкин ул ныкышмалы булып чыкты һәм нәтиҗәдә мине күндерде. Бер ай гына эшләү шарты белән ризалаштым. Әмма, күрүегезчә, тоткарландым, - дип елмая ул.
Ул вакытта предприятиедә хәлләр бик җитди була – дымлылык артык булу сәбәпле, ашлык “яна” башлый. Коллективка уңышны саклап калу һәм хәлне төзәтү өчен тәүлек әйләнәсе эшләргә туры килә. Һәм менә шунда Фәния Зөфәр кызының дистә еллар туплаган тәҗрибәсе, белемнәре һәм күнекмәләре бик тә ярап куя. Ашлыкны АВМга илиләр, махсус техника ярдәмендә бер урыннан икенчесенә күчерәләр. Киптерелгәнен заказчыларга җибәрәләр.
- Берүзем башкарып чыга алмас идем. Бөтен коллектив ярдәм итте, ә безнең коллектив тату, бердәм, - дип дәвам итте әңгәмәдәшем, пыялада көнбагыш орлыкларын аралап. Ул һәр орлыкны бармаклары белән капшый һәм аларны сортларга аера. Болары – әйбәт, өлгергән, болары – өлгермәгән, болары – ватылган һ.б. Механик кушылманы аерым бүлә, чүпне дә. Мондый эшкә күнеккән җитез бармаклары тиз һәм ышанычлы хәрәкәтләнә. Эш барышында эштәге кайбер нечкәлекләр белән бүлешә: “Ашлыкның сыйфатына бик күп факторлар йогынты ясый: уңыш кайчан җыеп алынган, нинди ысул белән, нинди һава шартларында, нинди технология белән... Ул чүпле булса, “тын ала” алмый, ә ул һава суларга тиеш, чөнки тере организм! Бөртекләр арасында һава йөрергә тиеш...”
- Безнең эш җиңел түгел, - ди ул. – Үзе башкарган һөнәрне чын күңелдән яраткан кеше генә эшли ала монда. Менә минем киемнәргә карагыз, элгечтә гел эш киемнәре эленеп тора (калын киемнәр, курткалар). Кайберәүләрнеке кебек күлмәкләр һәм туфлилар түгел. Әйе. Авыр. Ләкин мин барыбер үз эшемне яратам. Тузан һәм черегән ашлык исенә кадәр.
Минем гаҗәпләнгән карашны күреп, ул көлеп җибәрде: “Әйе, әйе, гаҗәпләнмәгез”.
Яшь хезмәттәше, лаборант Фәнүзә Әхмәтова да үзенә тиң. Кечкенә буйлы, чибәр, зур күзле, җитез, егәрле. Бөтерелеп кенә йөри, ул әле ике бала әнисе дә икән.
Инженер-технолог белгечлеге буенча Башкорт агроуниверситетын тәмамлап, ул 2014 елда районга килгән. Турмайда яши. Олы кызын Первомайский балалар бакчасында калдырганнан соң, эшкә килә. Машинада үзе йөри. Кече кызын әнисе карый. Тормыш иптәше вахта ысулы белән Төньякта эшли. Үзенең тәҗрибәсен Фәния Зөфәр кызы аңа тапшыра. Әйтергә кирәк, яшь аермасы зур гына булуга карамастан, хатын-кызлар бик тиз үзара уртак тел таба. Үз вакытында Фәния Зөфәр кызының үзенең дә яхшы остазы була.
- Лидия Астафьева – зур осталыкка ия, чын профессионал, - күпме еллар үтсә дә, аның күзләрендә өлкән хезмәттәшенә карата җылылык, сүзләрендә – ихтирам һәм соклану. – Ул миңа әни дә, ахирәт тә, остаз да булды, - ди Ф.Мәхмүтова. – Үзе белгән бар нәрсәгә өйрәтте. Бик әйбәт ханым.
Авыл хуҗалыгы идарәсенең продукция хәзерләү һәм сыйфат буенча элекке белгече, принципиаль, катгый, таләпчән, колхозлар тапшырган продукция өчен җан аткан Фәүзия Сәгыйтованы да ул җылы сүзләр белән искә алды.
Әңгәмә барышында Фәния Зөфәр кызының эшкә үз машинасында йөрүе ачыкланды.
- Семеркада, - дип аныклады ул. – 2011 елда беренче тапкыр руль артына утыргач, тормыш иптәшем миннән ныграк борчылды. – Эштән кайтуыма капка төбендә каршы ала иде. Хәзер күнекте.
Үз вакытында Эдуард Хәлиулла улы май заводында суыткыч җайланмалар машинисты булып эшләгән.Анда 34 ел эшләгән, ә бу – мондый белгечләр өчен өч хезмәт стажы (эшләре зарарлы санала). Алар ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Икесе дә медицина юлын сайлаган.
- Эшебез җиңел булмаса да, тырышып эшлибез. Коллектив әйбәт, ә җитәкчебез таләпчән дә, гадел, игътибарлы булганлыктан, безнең мәнфәгатьләрне кайгыртканлыктан, эшләве авыр түгел. Мондый мөнәсәбәт һәркайда да юк. Шуңа күрә без дә аны кыен хәлгә куймаска тырышабыз, - дип тәмамлады ул сүзен.
Рәйсә МУСИНА. Автор фотосы.