Барлык яңалыклар

Яшь рәссамның шәхси күргәзмәсе

“Иҗат кешесе үзе өчен генә эшли алмый. Картиналар өстәлдә ятарга тиеш түгел, аларны кешеләр күрергә һәм бәяләргә тиеш”. Октябрьдә район авылара китапханәсендә Балалар сәнгать мәктәбен тәмамлаган Первомайский урта мәктәбенең 9 класс укучысы Сабрина Шәрәфетдинованың беренче персональ күргәзмәсе булды.

Сабрина бик иртә, Үзбәкстанда яшәгәндә үк рәсем ясый башлый. Ул бик хәрәкәтчән бала була, шуңа күрә әти-әнисе аны урындагы ИЗО-студиягә бирә.

2013 елда аларның гаиләсе Русиягә, безнең районга, Первомайский авылына күченеп килә. Сабрина Балалар сәнгать мәктәбенең сәнгать бүлегенә керә, үзе әйтүенчә, монда ул рәсем сәнгате дөньясыннан бик күп кызыклы нәрсә белә. Җаваплылык, максатына омтылучанлык, ачык күңеллелек, ныкышмалылык аңа зур нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә. Гадәти мәктәптән тыш ул халыкара, бөтенрусия, республика, төбәк конкурсларында даими катнаша. Аның эшләре Франциядә һәм Германиядә конкурсларда катнаша. 2016 елда Сабрина район хакимияте башлыгының стипендиаты була. Шулай ук ул спорт белән шөгыльләнә, актив яшәү рәвеше алып бара.

Аңа персональ күргәзмә оештырырга шушы юллар авторы тәкъдим итте, чөнки бу иҗатыңны башкалар белән бүлешү һәм үзеңнең казанышларыңны күрсәтү мөмкинлеге бирә. Һәр эш – иҗади эзләнү, образны, композицияне табу, материалда уңышлы чараларны эзләү.

Экспозициядә Балалар сәнгать мәктәбенең сәнгать бүлегендә уку чорында автор тарафыннан башкарылган уннан артык эш тәкъдим ителгән иде. Болар нигездә “Башкортстанның канатлы риваятьләре” республика, төбәк конкурсларында, “Урал Батыр” башкорт эпосына, Русиядә кино елына багышланган А.А.Кузнецов исемендәге конкурска әзерләнгән әсәрләр, композицияләр, натюрмортлар. Сабрина экспериментлар ясарга ярата, аны төрле техника мавыктыра. Аеруча аңа масло һәм мастихин – махсус кечкенә көрәкчек белән портрет, натюрморт, пейзаж жанрында башкарылган эшләр якын. Бу көрәкчек белән буяу киндергә төшерелә һәм салына. Якыннан бу куе итеп салынган буяу аңлаешсыз тап булып күренергә мөмкин, ә читкәрәк китсәң, образлар вак детальләре белән, яктылык һәм шәүләләр уйнавы, анык фактура белән җанлана. Чагу әсәрләр бөтенләй яңача кабул ителә. Сабрина үзенең әсәрләрендә күңелен ачып бирә, тамашачыга иҗат кешесенең кабатланмас эчке дөньясына чумарга ярдәм итә.

Киләчәктә ул иҗади эшчәнлек белән шөгыльләнергә һәм уңышка ирешергә ниятли. Сабринаны котлыйбыз һәм яңа казанышлар теләп калабыз!

Гөлнара КИНҖӘБУЛАТОВА, педагог, Сабринаның остазы, Балалар сәнгать мәктәбенең беренче категорияле укытучысы.
Читайте нас: