Барлык яңалыклар

Азалия илнең иң яхшы яшь рәссамнары исемлегендә

МТСтан һәм Третьяков галереясеннән “Поколение М” хәйрия проекты оештырган “Авангардист” конкурсында җиңүчеләр исәбендә булу бик үк гади эш түгел.

Конкурска илнең барлык почмакларыннан меңләгән эш килгән. Рәсемнәрне һөнәри жюри: Третьяков галереясе педагоглары бәяләгән һәм иң яхшы егерме эшне сайлап алган. Алар арасында – Башкортстаннан ике кызның – Уфадан Милана Максютованың һәм Стәрлебаштан Азалия Ягъфәрованың эшләре.

Азалия – Первомайский урта мәктәбенең 7нче класс укучысы. Балалар сәнгать мәктәбенең рәсем сәнгате бүлегендә дүртенче ел укый. Аның сәләтен укытучы Гөлнара Кинҗәбулатова шунда ук күреп ала.

- Кыз сәләтле, тырыш, ныкышмалы, - ди укучысы турында Гөлнара Дамир кызы.

Мондый абруйлы конкурста яшь рәссам беренче тапкыр катнаша. Һәм бу җиңү һичшиксез зур казаныш.

А.Ягъфәрованың эше “Тугры дус” дип атала һәм авангард стиль – лучизм юнәлешендә башкарылган.Конкурста җиңүчеләрнең барлык картиналары берникадәр вакыт дәвамында Кырым Валында Яңа Третьяковкада рус авангардына нигез салучы Михаил Ларионов күргәзмәсе белән бер үк вакытта ачык булачак.

ҮЗ ХӘБӘРЧЕБЕЗ.

Фото А. Ягъфәрова тарафыннан бирелде.

Читайте нас: