Барлык яңалыклар

Тәрбияче – иҗади һөнәр

“Тәрбияли белү – бу чын сәнгать. Скрипкада яки рояльдә уйный белгән, картиналар язган кебек”. А.С.Макаренко. “Ел тәрбиячесе-2018” республика һөнәри осталык конкурсы Уфада янә педагогларны, фикердәшләрне, дусларны җыйды.

Бу сүзләрне ишеткәндә һәркемнең үз фикере туа. Берәүләр өчен конкурс – ул тамаша, икенчеләр өчен – җиңү, өченчеләр өчен – педагогик идеяләр фестивале. Ә инде җиңү шатлыгын да, уңышсызлык әчесен дә кичерү бәхете тигәннәр генә берникадәр вакыттан соң моның бик матур педагогик бәйрәм – аралашу һәм берләшү бәйрәме икәнен аңлый.

Безнең районнан “Ел тәрбиячесе-2018” республика конкурсында катнашучыларның берсе 3 санлы балалар бакчасы тәрбиячесе Ләйсән Газизова булды.

Ләйсән Гали кызы безнең коллективка 2014 елда килде, ягъни балалар бакчасы ачылганнан бирле эшли. Беренче көннәрдән үк ул үзен җаваплы, талантлы һәм, барыннан да бигрәк итагатьле кеше буларак күрсәтте. Аңардан башка бер генә бәйрәм һәм конкурс та үтми.

Ул барлык этапларда лаеклы чыгыш ясады. Беренче турда катнашучыларның “Интернет-ресурслары”: шәхси блоглары, педагоглар методик һәм авторлык эшләнмәләрен урнаштырган сайтлары бәяләнде. Икенче бирем – “Балалар белән педагогик чара”, анда конкурсантлар ачык занятие күрсәтте. Өченче һәм дүртенче турларда осталык дәресләре күрсәтеп, коллегалар төркеме белән эшли белүләрен һәм педагогик осталыкларын күрсәтте. “Түгәрәк өстәл” чараның йомгаклау этабы булды. Конкурс тәмамланды, йомгаклар ясалды. Ләкин монда җиңелүчеләр булмады. Финалга барып җитә алмаучылар да җиңүчеләр – алар үзләренең куркуын, икеләнүен, кыенсынуын җиңде. Чара барысы өчен дә һөнәри мәктәп, яңа идеяләр тудыру өчен нигез булды.

Без, үз чиратыбызда Ләйсән Гали кызына яңа иҗади идеяләр һәм сәламәтлек, эшендә уңышлар телибез.

Лилия САЛИХОВА,

3 санлы балалар бакчасы тәрбиячесе.

Читайте нас: