Барлык яңалыклар

Аның эшендә дә, өендә дә һәрвакыт тәртип

Районның барлык элемтә бүлекләрендә, шул исәптән Куганакбаш элемтә бүлегендә 2019 елның беренче яртысына көндәлек басмаларга язылу дәвам итә. Монда ике почтальон – Эльза Кинҗәбулатова һәм Гөлнара Дәүләтшиналар эшли. Аларның эшенә урындагы элемтә бүлеге начальнигы Фидалия Яминева (рәсемдә) җитәкчелек итә.

Фидалия Фәйзрахман кызы бу вазыйфада 2010 елдан. Аңа кадәр 15 елга якын Куганакбаш авылы халкына почта тараткан, шуңа күрә эшенең үзенчәлеген әйбәт белә. Аңардан матбугатка язылуның ничек баруы белән кызыксындык.

- Бүгенге көндә безнең элемтә бүлеге 93 район гәзите, 58 республика һәм 100дән артык үзәк басмаларны ала. Октябрь башында, матбугатка язылу ункөнлеге үткәндә, ә аның кысаларында гәзит һәм журналларга ташламалы бәя белән язылырга мөмкин, күпләр бу мөмкинлектән файдаланды. Ахыргы саннарны Яңа ел алдыннан чыгарабыз. Нәтиҗәләр начар булмас дип уйлыйбыз. Язылучыларның күбесе – пенсионерлар. Рәхилә Ягъфәрова, Фәнзил Ишморатов, Сәрия Яхина, Рәзилә Яминова, Ризван Биккулов, Фәйрүзә Яхина, Нәсимә Дәүләтшина һәм башкалар шундыйлардан, - ди ул.

Фидалия Фәйзрахман кызы авыл халкы өчен “Стәрлебаш чишмәләре” район гәзитенә язылуны оештыруда ярдәм күрсәткәне өчен хуҗалык җитәкчесе Юрис Синәгуловка рәхмәт белдерде. Моннан тыш, урындагы хуҗалык җәен элемтә бүлеге бинасы түбәсен ремонтлауда ярдәм иткән. Моңа кадәр яңгырлар вакытында аңа су үткән.

Районның барлык почта элемтәсе бүлекләрендәге кебек үк монда халык электр энергиясе, газ һәм башка хезмәтләр өчен түли, көндәлек товарлар сатып ала. Коллектив бирелгән планны үти.

Моннан тыш, Фидалия Фәйзрахман кызы менә дигән хуҗабикә дә. Тормыш иптәше, районның алдынгы комбайнчысы Ришат Яминев белән ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Кызлары Дания гаиләсе белән Стәрлетамак шәһәрендә яши. Улы Линар, мәктәптә укыганда һәрвакыт әтисенә урак эшләрендә ярдәм иткән, штурвальный булып эшләгән. Хәзер ул Стәрлебаш комплекслы газ хезмәтендә эшли. Әйткәндәй, районда үткән Авыл эшчәннәренең слетында ул «Һөнәре буенча иң яхшысы» исеменә лаек булган. Яминевлар өч оныкларының хәстәрлекле картәтисе һәм картәнисе. Хуҗалыклары ныклы. Авылдашлары өчен алар бар нәрсәдә лаеклы үрнәк.

Мөнирә ӘҺЛИУЛЛИНА. Автор фотосы.

Читайте нас: