Барлык яңалыклар

Җылы сүзләре һәм... ток көче белән дәвалыйлар

Роза Фәйзуллина һәм Рәүфә Локманова (рәсемдә) үзәк район дәваханәсенең физкабинетында эшлиләр. Икесенең дә хезмәт стажлары зур – тиңдәшле рәвештә, 35 һәм 40 ел.

Бик күп кеше килүгә карамастан, ә көн саен бу кабинетта 60тан алып 90га кадәр кеше процедуралар кабул итә, алар көн буена пациентларга итагатьле, ачык йөзле, елмаеп каршы алалар. Күптән түгел үземә дә монда дәваланырга туры килде. Медицина хезмәткәрләренең икесе дә бер тапкыр килгәч үк һәр пациентның исемен һәм фамилиясен белә, ә бу һәркемгә дә хас сыйфат түгел, килешерсез дип уйлыйм.

Бу безнең һөнәри сыйфат, - дип елмая ханымнар. – Күп еллар эшләү дәверендә гадәткә кергән.

Алар көн буена аяк өсте. Һәр яңа пациентка аның дәвалану үзенчәлеген җентекләп, иренмичә, барлык нечкәлекләренә кадәр аңлаталар. Бу шулай булырга тиештер дә, чөнки биредә электр тогы белән дәвалыйлар. Бик аз дозада инде, әлбәттә.

Авыруларның төрлесе бар. Кечкенә сабыйлардан башлап өлкән яшьтәгеләргә кадәр. Һәркайсының үз холкы, көйсезлеге. Ләкин Рәүфә Сәлахетдин кызы һәм Роза Габделхәй кызы һәркайсы белән уртак тел таба белә. Пациентларның аларның җиңел булмаган, кешеләргә кирәкле хезмәте өчен рәхмәтләр укып кайтып китүе гаҗәп түгел.

Медицина хезмәткәрләренең иң зур хыялы – дәвалау нәтиҗәлелеген арттыручы заманча җиһазлар сатып алу. Дәваханә җитәкчелеге ел саен аны сатып алуга заявка бирәләр. Ләкин әлегә... файдасыз. Булганы белән эшлиләр. Биш ел саен квалификацияләрен күтәрү өчен укырга баралар.

Намуслы хезмәтләре өчен Р.Локманова Русия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының Почет грамотасы, Р.Фәйзуллина – Республиканың Мәгариф министрлыгы (“Орленок” балалар сәламәтләндерү-мәгариф үзәгендә эшләгән чорда) һәм район хакимиятенең Почет грамоталары белән бүләкләнгәннәр. Ханымнар үзләре әйтүенчә, иң зур бүләк – пациентларның күтәренке күңеле, көр тавышы, елмаюы, үзләрен яхшы хис итүе һәм аларның рәхмәте.

Рәйсә МУСИНА. А.ЗӘЙНЕТДИНОВ фотосы.

Читайте нас: