Барлык яңалыклар

Лаеклы үтелгән гомер

Яңгырчы авылында яшәүче Бәшировлар гаиләсе өчен 16 ноябрь үзенчәлекле. Бу көнне гаилә башлыгы Газим Минияр улына 90 яшь тула. Бар гомерен ул хезмәттә үткәргән, күп еллар туган хуҗалыгында ветеринар табиб, парторг булып эшләгән.

Ял көнендә тормыш иптәше Маһира Рәхимҗан кызы белән аларның кунакчыл йортына балалары, оныклары кайтачак, туганнары киләчәк, күршеләре керәчәк. Чөнки 90 яшь – олуг юбилей, ә Газим Минияр улы хөрмәткә һәм ихтирамга лаек кеше. Алар тормыш иптәше белән 63 ел кулга-кул тотынышып шатлыгын да, кайгысын да бергә уртаклашып гомер кичерә. Биш балага гомер биргәннәр, аларны лаеклы кеше итеп тәрбияләп үстергәннәр, һөнәр алырга ярдәм иткәннәр.

- Безнең әти-әниебез бик эш сөючән, кешелекле, кунакчыл, ачык күңелле, тырыш кешеләр. Алар һәрвакыт ярдәм кулы сузарга, акыллы киңәшләрен биреп, дөрес юл күрсәтергә әзер, - ди иң кадерле кешеләре турында өлкән кызлары Мөнирә.

Яшьлек елларында әтиебез яшьтәшләре арасында иң шәп егетләрнең берсе булган. Гадел, нечкә күңелле, эш сөючән, туры сүзле, һәр эшкә дә оста. Ә менә әниебез, киресенчә, тыныч, сабыр кеше. Ул күрше Югары Гөлем авылыннан. Әтиебезгә кияүгә чыккач, ул Яңгырчы авылында яши башлаган. Яшьлек елларында савучы, чөгендерче, сатучы булып эшләгән...

Ирле-хатынлы Бәшировлар дүрт балаларын лаеклы кеше итеп тәрбияләгән. Бүгенге көндә алар барысы да хаклы ялда. Өлкән кызлары Мөнирә 14 ел Яңгырчы авылы фельдшер-акушерлык пунктында, балалар бакчасы мөдире, 10 ел Яңгырчы авыл биләмәсе башлыгы булып эшләгән. Үзенең авыл советына бик күп файдалы эшләр башкарган, әйбәт, оста җитәкче булган.

Икенче кызлары Альвира банкта эшләгән, шәхси эшкуар булган, Стәрлетамак районының Наумовка авылында яши. Зәлия – финанс инспекторы, бухгалтер. Вакытында “Башкортстан кызы” журналы редакциясендә, “Башинформсвязь”мәгълүмат агентлыгында эшләгән. Уллары Илшат БДАУда баш инженер. Кызганычка каршы, Бәшировларның бер кызы – Зөмәйрә 13 яшендә вафат булган. Гаиләдә аның фоторәсемен кадерләп саклыйлар, яратып искә алалар.

...Өлкән яшьтә булуларына карамастан, Газим Минияр улы һәм Маһира Рәхимҗан кызы бервакытта да эшсез утырмый. Мал-туар, кош-корт асрыйлар, умарта тоталар. Күршеләре Нурия һәм Рим Гаскәровлар, Фәния һәм Рәис Мөхәммәдиевлар белән тату, туганнарча яшиләр, тормышның кайгыларын да, шатлыкларын да бергә бүлешәләр. Хәтта яшь арасы да мөһим түгел. Яшьләр өлкәннәрдән акыллы гамәлләргә, сабырлыкка, гаделлеккә өйрәнсә, ветераннар яшьләрнең тормыш сөючәнлеге, күтәренке рухлы булуларыннан яшәргә көч ала.

90 яшь. Һәркем дә бу яшькә барып җитә алмый. Ә менә Газим Минияр улына Аллаһы Тәгалә гомерне биргән. Авыр үсмер чоры, сугыш еллары авырлыгы, сугыштан соңгы ачлык-ялангачлык та Газим Бәшировта тормышка сөюен киметә алмаган, ул язмышаннан канәгать. Балалары өчен дә шатланып яши. Аңа һәм аның якыннары өчен шатланырга гына кала.

Район гәзитен укучылар исеменнән дә юбилеегыз белән ихлас котлауларыбызны кабул итегез, Газим Минияр улы! Сәламәтлек һәм алдагы елларыгызда шатлык-сөенечләр генә килүен телибез.

Рәйсә МУСИНА. Фото Бәшировларның гаилә альбомыннан алынды.

Читайте нас: