Барлык яңалыклар

Чын ир-егетләр һөнәре

Балалар бакчасы хезмәткәрләре турында сүз чыкканда, без гадәттә тәрбиячеләрне, аларның ярдәмчеләрен, пешекчеләрне, сирәк кенә музыкаль җитәкчеләрне күз алдына китерәбез. Һәм алар безнең күзаллауда очкынланып торган күзле, йомшак тавышлы, тыныч холыклы, мөлаем хатын-кыз, ә берничек тә ир-егет түгел. Ә бит мәктәпкәчә учреждениеләрдә эшләүче ир-егетләр дә бар. Шуларның берсе – Айнур Туктаров – Первомайский авылы “Кояшкай” балалар бакчасының музыкаль җитәкчесе.

Минем Айнурдан ни өчен аның бу һөнәрне сайлавы турында соравым аның өчен көтелмәгән булмады, аңа бу сорауга еш җавап бирергә туры килә икән.

- Миңа бу һөнәр ошый, мин балаларны да бик яратам, - ди ул, - алар белән бер дулкында булырга телим. Мәсәлән, кисәтү ясарга туры килсә, мин бала алдына чүгәлим дә, шул вакытта гына аңлашылмаучанлыкның сәбәбен сорыйм. Алар белән күзгә-күз карашып аңлашу мөһим, ә өстән карап түгел. Малайлар белән эш гадирәк, яңа машинасын мактыйсың да, мөнәсәбәтләр җайланып та китә, ә кызлар – бигрәк нәзакәтлеләр, аның яңа күлмәген дә мактарга, тасмаларына да игътибар итәргә, заколкаларын да күрергә кирәк.

Балалар бакчасының музыкаль җитәкчесе – үзенчәлекле, кызыклы һөнәр. Бу вазыйфада эшләгән кеше үзе дә кызыклы һәм креатив булырга тиеш. Айнур балалар бакчасына Башкортстан республикасы мәдәният колледжының халык уен кораллары иҗаты факультетында белем алгач һәм армия хезмәтеннән кайткач килгән. Башта ата-аналар балалар бакчасында яшь егетнең пәйда булуына шикләнебрәк караган. Ләкин аның балалар белән бик тиз уртак тел табуын, аларның аны тыңлавын күреп егетне үз иткәннәр.

Айнур Фәһим улы барлык мультикларны белә, бөтен трансформерларның исемнәрен өйрәнгән, феяларны һәм принцессаларны да үзләштергән. Ул бик иҗади кеше. Чөнки музыкаль җитәкче барысын да эшли белергә: төрле уен коралларында уйнарга, җырларга, биергә, шигырьләр чыгарырга, сценарийлар язарга тиеш. Шулай ук балаларның кәефен күтерергә, психолог һәм бәйрәм оештыру уңаеннан яки башка сәбәп белән балалар бакчасындагы барлык белгечләр, шулай ук ата-аналар белән сөйләшә белүче дипломат булырга да кирәк. Музыкаль җитәкче уйлап чыгаручы, сценарий язучы һәм режиссер гына түгел. Беренче чиратта, балаларның үсешенә өлеш кертүче универсаль оста да. Чөнки музыка – мәрхәмәтлеккә һәм матурлыкка өндәүче. Ә балалар бакчасында бу аеруча мөһим.

“Яшь булуына карамастан, аның балалар белән эшли алачагы беренче карашка ук аңлашылып тора иде”, - диләр аның турында тәрбиячеләр. Ул инде безнең “Кояшкай”да алты ел эшли. Иртән бездә беркем дә еламый, кемдер яңа машинасын күрсәтергә, кемдер яңа күлмәге белән мактанырга Айнур абыйлары янына йөгерә. Ул алар өчен – абруйлы кеше. Айнур Туктаров үзе бу һөнәрнең хатын-кызларныкы гына түгел, ә ир-егетләргә дә бик туры килүен әйтеп шаярта. Чөнки мондый психологик йөкләмәне ныклы нерв системасы булган кешеләр генә күтәрә ала. Кагыйдә буларак, болар ир-егетләр. Ә башкасы – балаларга сөю, игътибар, төркемне оештыра белү хатын-кызларга да, ир-егетләргә дә хас.

Күптән түгел Айнур өйләнгән. Яшьләр бәби алып кайтуны кичектерергә җыенмый. Яхшы тәрбияче менә дигән әти дә булыр, мөгаен.

Лиана ЯРМИЕВА. Автор фотосы.

Читайте нас: