Барлык яңалыклар

Үзенчәлекле балалар тәрбиячесе

Педагог-ялларны оештыручы белгечлеге буенча Оренбург мәдәният училищесын тәмамлаганнан соң Рита Ишбулдина үзенең барлык хезмәт эшчәнлеген балалар белән эшләүгә багышлаган. 2003 ел башында туган якларына кайта һәм Балалар иҗат йортында эшли башлый. Бүгенге көндә ул – сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм үсмерләр өчен реабилитация үзәге Стәрлебаш филиалында тәрбияче.

- Безнең үзәк авыру балаларга физик һәм әхлакый ярдәм күрсәтү өчен оештырылган. Безгә үзебезнең районнан гына түгел, күрше Миякә, Бишбүләк районнарыннан һәм Стәрлетамак шәһәреннән дә балалар сәламәтлекләрен ныгытырга килә. Безнең балалар һәм үсмерләр һәрвакыт үзләренә ныклы игътибар һәм хәстәрлек таләп итә. Гаиләдә һәр балага шәхсән якын килү кирәк, - дип сөйли ул.

Без Рита Минеәхмәт кызы белән әңгәмәләшкәндә бөтен яклап та балалар уратып алды. Аларның сүзләре буенча, алар реабилитация үзәгеннән канәгать, тәрбиячеләрен хөрмәт итәләр һәм аны тыңлыйлар. Балаларның теләп укуы, шөгыльләнүе, мавыктыргыч уеннар уйнавы төрле конкурсларда катнашуы күренеп тора.

- Рита Минеәхмәт кызы – грамоталы һәм югары дәрәҗәдә теоретик һәм тәҗрибәви белемле инициативалы белгеч. Ул җаваплы, актив, ярдәмчел, ихлас һәм изге күңелле. Аны хезмәттәшләре ихтирам итә, балалар һәм ата-аналар ярата, - ди аның турында филиал җитәкчесе Фаил Яруллин.

- Гаиләнең һәм хезмәттәшләремнең ярдәменнән башка авыррак булыр иде. Чөнки бездә махсус график – кайвакыт ял көннәрендә дә эшләргә туры килә. Тормыш иптәшем белән ике бала үстерәбез, аларны берүзләрен генә калдырып булмый. Аңа аңлаганы, туганнарга һәм хезмәттәшләремә ярдәмнәре өчен рәхмәт, - ди ул.

Р.Ишбулдина балаларга һәм үсмерләргә белем һәм тәрбия бирүдә күп көч салганы өчен Күмертау шәһәренең дәүләт автоном учреждениесе реабилитация үзәге грамотасы белән бүләкләнгән.Чөнки һәркемнең дә үзенчәлекле балалар белән эшләргә кулыннан килми. Аларның сорауларына җавап бирү, мөрәҗәгатьләрен канәгатьләндерү өчен түземлек, сабырлык һәм күп көч таләп ителә.

Гөлдәр ГАФИЕВА. Автор фотосы.

Читайте нас: