Барлык яңалыклар

Тырыш хезмәт нәтиҗәсе

Күптән түгел сөрелгән җиргә төшкән тәүге кар аклыгы, яфракларын койган ботакларда алсу миләш тәлгәшләре, теге яки бу эшләр турында төрле хатирәләр белән көз үтеп бара. - Безнең җаваплылыгы чикләнгән “Заря” җәмгыятендә уракта катнашучылар өчен ул көннәр матур хатирәләр калдырды, - ди миңа механизатор Илдар Хөбетдинов. – Бодай басуын суктырганда да шундый уйлар булды. Ул көнне монда хуҗалык җитәкчесе Гафур Корбангалиев та килгән иде. Янә барысын да зур эш өчен мактады. Дөрес, дип билгеләде рәис, алда әле көнбагыш бар, аны да уңышлы җиңеп чыгарбыз дип ышанам.

Идарәсе Ибракай авылында булган бу хуҗалыкның районда иң зур ашлык җире – 4100 гектар. Уракта төп техника – КСУ-1 үзйөрешле чапкычы һәм 3 “Акрос-550” комбайны.

Аларның икесен 3 ел элек сатып алганнар. Аннары тагын берне. Аны Илдар Хөбетдиновка (рәсемдә) биргәннәр. Һәм, соңыннан ачыклануынча, машина ышанычлы кулларга эләккән.

Чапкычка, үткән елдагыча, Азат Якупов идарә иткән. Ул 2600гә якын гектар ашлыкны теземнәргә салган. Бик яхшы күрсәткеч! Калган өлешен турыдан-туры суктырганнар.

Механизаторлар, бер басудан икенчесенә күчеп, һәр көнне күрсәткечләрен арттырып, әйбәт нәтиҗәләргә ирешкәннәр.

Һәм менә ул, соңгы участок. Бодай басуы буй-буй алтынсу төсләре белән күзгә ташлана. Горизонттан күтәрелгән кояш теземнәрдән төнге дымны киптергәндә эшчәннәр үзара әңгәмә кора. Урак тәмамланган дияргә дә мөмкин. Һәм комбайнчылар Илдар Хөбетдинов (ярдәмчесе О.Туктаров), Айнур Габдуллин (ярдәмчесе Г.Синәгулов), Марс Ибраһимов (ярдәмчесе Ф.Габитов), машина йөртүчеләр Фәнис Әюпов, Григорий Морозенко һәм башка уракта катнашучылар монда хезмәт парадына килгәндәй. Һәркайсы күрсәткечләреннән канәгать.

1400 гектарны биләгән көнбагыш турында да уйлары чынга аша. Механизаторлар көнбагыш төялгән соңгы автомашинаны басудан озаткач шатлыкларын яшерә алмыйлар.

Ул вакытта кемнең алдынгы булуын беркем дә уйламагандыр, мөгаен. Һәркем намуслары кушканча эшләгән. Шулай да йомгакларны ишетү кызыклы.

- Илдар Хөбетдинов Олег Туктаров белән 21125 центнер ашлык суктырганнар, - диделәр миңа хуҗалык идарәсендә. Айнур Габдуллинның һәм Марс Ибраһимовның күрсәткечләре дә якынча шундый. Өстәвенә һәркайсы үзенең комбайны бункерыннан биш мең центнерга якын көнбагыш бушаткан. Кыскасы, тырышып эшләгәннәр.

Чынлап та, мондый урак көннәре хәтердә ничек горурлык хисләре уятмасын инде.

Мансур ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН. А.ЗӘЙНЕТДИНОВ фотосы.

Читайте нас: