Барлык яңалыклар

Рәшитнең юбилее коллективның эшләре үзәгендә

Әңгәмә тегесе-монысы, тормыш-көнкүреш турында бара иде. Кинәт әңгәмәдәшем Рәшит Биккулов (рәсемдә)әйтеп куйды: - Быел бит әле минем юбилеем да. Һәм аңлатты: - Эш буенча юбилеем. Фермада эшли башлавыма 30 ел үтте. Бөтен хезмәт юлым бер урында.

Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Рәшитне армиягә алалар. Калининград өлкәсендә чик буе гаскәрләре составында хезмәт итә. Кайткач, баш ватып тормый. Авылдан беркая да китәсе килми аның. Ленин исемендәге колхозның (хәзерге АПК) Куганакбаш сөтчелек фермасына мал караучы булып килә. Тиздән гаилә кора. Тормыш иптәше Зәлия дә хәзер фермада эшли. Ике кыз үстергәннәр. Икесе дә эшлиләр. Берсе – Стәрлебашта, икенчесе – Стәрлетамакта.

Фермадагы бүгенге хәлләр торышы турында Рәшит кыскача гына әйтте:

- Тырышабыз.

Җентеклерәк мәгълүматны ферма мөдире Рәсим Ишмөхәммәтов бирде. Монда мөгезле эре терлек саны зур. Шул исәптән 270 сыер. Кышлатуга нигезле әзерләнгәннәр. Кирәк урында ремонт үткәргәннәр. Механизмнар әйбәт торышта. Мал азыгы җитәрлек. Сыер абзарында – сөтүткәргеч.

Коллектив әгъзалары чыдам, ныклы. Мал караучылар Рәшит Биккулов, Илдус Галимов, Фәргать Яһудин, Флүр Ишмөхәммәтов, Тимербай Кәримов, Илдар Сәйфетдинов, Эмиль Дәминов үзләренең эшләрендә өзеклекләргә юл куймыйлар. Аларның эшләре җиңелдән түгел, шулай да тырышып башкаралар, вакытында тиресен түгәләр, мал азыгын ташыйлар.

Савучыларның да эше катлаулы. Алтынчы яртыда, бөтен авыл тирән йокыда булганда эшкә киләләр. Аларга “Газель” бирелгән. Иртән һәм кичен илтеп куя, алып кайта. Фермада мәшәкатьләр җитәрлек, аннары үз хуҗалыкларындагы хәстәрлекләр.

Куганакбашлылар җитештерү күрсәткечләрен арттыра. 10 ай эчендә фермада һәр сыердан уртача 4600 килограммга якын сөт савып алынган. Ә савучылар Әлфия Искәндәрова һәм Резеда Яһудина биш меңчеләр чигенә җиткән.

Монда киләчәкне дә алдан күрәләр. Савым көтүен яңарту өчен 150 баш тана бар, аларның күбесе югары продуктлы кара-чуар токымлы.

Менә шулай гомум көчләр белән терлекчелек эшен алып баралар. Барлык эшчәннәр белән бергә моңардан хезмәт юбиляры да әйбәт тәэссоратлар ала.

Мансур ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН. А.ЗӘЙНЕТДИНОВ фотосы.

Читайте нас: