Ул Хәлекәй авылында туып-үскән. Урындагы сигезьеллык мәктәптән соң Әмир урта мәктәбендә укыган. Аның әдәбиятка тартылуы шул вакытта ук сизелә. Шигырьләр яза. Ике тапкыр район олимпиадаларында җиңүче була.
БДУның журналистика факультетына укырга керергә карар итә. Ләкин уңышсыз. Соңрак төзелеш колледжының юридик бүлеген тәмамлый. Хәлекәй авыл советы хакимиятендә эшли. Кияүгә чыга.
2007 елның мартында әнисе Минегөл Гатаулла кызы киңәш бирә:
- Редакциягә барып кил. Бәлки, алырлар. Бу яклап синең сәләтең бар бит.
Һәм чынлап та аны хәбәрче итеп эшкә алалар.
Аның якташы, пенсионер, хәбәрче һәм язучы Флүрә Хәлиуллина болай ди:
- Молодец, син булдырасың, тырыш.
Аннары мөхәррир Мансаф Ганиев та аның сәләтен күрә.
Тиздән ул агросәнәгать бүлеге мөдире була. Һәм башка темалар да аңа якын.
Йосыпова һәркем белән кызыклы әңгәмә алып бара белә. Аңарда гәзит мәкаләләрен үзенчәлекле төрдә бирү осталыгы бар. Аларда җиңел стиль, укучыга гади итеп җиткерә белү, кыскалык һәм ачыклык, шул ук вакытта тирән мәгънә ята. Һәр сүзе үз урынында. Мәкаләләренең исеме мавыктыргыч һәм үзенчәлекле. Болар барысы да гәзит укучыны җәлеп итә. Аның мәкаләләрен Уфа хәбәрчеләренә күрсәтсәң, алар да мактау сүзләре һәм ихтирам белән җавап кайтарыр иде, мөгаен.
Фаягөл шигырьләр дә язуын дәвам итә. Аның эш кабинетында стенаның буеннан буена ике рәт итеп авыл эшчәннәренең, эш барышы, табигать күренешләре фоторәсемнәре эленгән. Алар барысы да аның шигырьләре белән тасвирланган.
Аның гаилә тормышы да уңышлы. Тормыш иптәше Илфак белән (ул Айдарәле авылыннан) өч ул тәрбиялиләр. Уртанчы уллары – өченче класс укучысы Ильяс тик яхшы билгеләргә генә укый һәм ул да шигырь язу белән мавыга. Бәлки, киләчәктә ул да журналистика юлыннан китәр.
Мансур ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН, пенсионер-хәбәрче.
М.ӘҺЛИУЛЛИНА фотосы.