Барлык яңалыклар

Имин юллар сиңа, шофер!

Айрат Сәйфетдинов (рәсемдә) машина йөртүче таныклыгын армиягә чакыру кәгазе белән бергә алган дияргә була. Хезмәткә Салават автомәктәбе тарафыннан бирелгән кадерле катыргы белән китә.

...Кавказ арты яшь солдатны җылы һава торышы һәм матур табигать күренешләре белән каршы ала. “Үзеңнең “татарыңны” ал да – юлга”, - диләр аңа “КамАЗ” автомашинасының ачкычын тоттырып. Хезмәт елларында солдат үзенең тугры “дустында” бөтен Кавказны урап чыга.

- Тбилиси, Баку һәм тагы бик күп күркәм шәһәрләрне күрергә, меңәр километр юл, күбесенчә таулы юллардан үтәргә туры килде. Азык-төлек, хәрби кием ташыдым, - дип искә ала Айрат Миневара улы армия хезмәтенең онытылмас еллары турында.

Туган авылы Әмиргә кайткач егет урындагы Матросов исемендәге колхозга машина йөртүче булып урнаша. Башта Газикта эшли, аннары “Беларусь” тракторында. 80нче еллар ахырында урак вакытында ярдәм итү өчен Красноярск краена командировкага җибәрелә. “Енисей” маркалы комбайнда эшли.

Тиздән Айрат Сәйфетдиновка колхоз җитәкчелеге ЗИЛ автомашинасын ышанып тапшыра, ул өр-яңа диярлек – аңарда авылдашы Ришат Басыйров өч кенә ел йөргән була. Үзенең “корыч аты” белән А.Сәйфетдинов бүгенге көндә дә ташлашмаган – ә бу егерме елдан артык!

- Күбесенчә мал азыгы – силос, сенаж, печән ташу белән шөгыльләнәм. Чәчү һәм урак чорында ашлык ташыйм. Хәзер ерак рейслар бик сирәк, совет чорында гына күп иде – шәһәрләргә, күрше өлкәләргә йөрергә туры килде, - ди ул.

Тормыш иптәше Резеда белән алар ике ул тәрбияләп үстергән. Олы уллары Айдар – электрик, Артур – буровойда эшли. Айрат Миневара улы тырыш хезмәткәр һәм хәстәрлекле гаилә башлыгы гына түгел, ул шулай ук әлегә бердәнбер оныгы өчен яраткан картәти дә.

Алда әйтелгәннәргә бары тик шуны гына өстисе килә: юлларда уңышлар, иминлек һәм күтәренке кәеф юлдаш булсын!

Фаягөл ЙОСЫПОВА. А.ЗӘЙНЕТДИНОВ фотосы.

Читайте нас: