Барлык яңалыклар

Халаты ак, ә күңеле саф аның

Медицинага төрле юллар белән киләләр. Иң мөһиме, күңелеңә хуш килсен. Үзәк район дәваханәсендә 2011 елдан участок терапевты булып эшләүче Илмира Вахитовага (рәсемдә) һөнәре бик ошый.

- Минем алда кая укырга барырга дигән сорау тумады, - ди Илмира Мөдәрис кызы. – Район дәваханәсендә күп еллар ашыгыч ярдәм фельдшеры булып эшләгән әнием Нәзирә Минегаян кызының үрнәге балачактан күз алдында булды. Шуңа күрә мәктәп тәмамлау турында аттестат алгач та медицина университетына документларымны тапшырдым.

Укуның беренче өч курста аеруча авыр булуын, аннары күнегүен һәм тартылуын яшермәде ул. Укуы үзенә дә бик ошаган.

- Теорияне практика белән аралаштырулары әйбәт, - дип саный терапевт. – Лекторны тыңлый, дәреслекләр буенча белемнәрне ныгыта идек, аннары анатомиядә мәетләрдә практика үттек. Башта куркынычрак иде, аннары күнектек.

2011 елда, интернатурадан соң Илмира туган авылына эшкә кайта. Аның бурычлары, башка коллегаларыныкы кебек үк, бик күп. Бу поликлиникада авыруларны кабул итү, дежурлык, бүлектә һәм көндезге стационарда чирлеләрне дәвалау һәм тикшерү. Әле тагын район үзәгендә һәм Елембәт, Күндерәк, Шәкәр, Сарайса, Караяр авыллары кергән Сарайса зонасында участок терапевты да. Ләкин ул зарланмый. Аны борчыган бердәнбер нәрсә – кәгазь эшенең күплеге, шуның аркасында чирлеләрне карарга вакытлары аз кала. Тәүге вакытта аңа кәгазь эшен өенә дә алып кайтып башкарырга туры килгән.

- Бер пациентны кабул итүгә 12 минут вакыт бирелә, - дип дәвам итте әңгәмәдәшем. – Шушы вакыт эчендә аны тыңларга, карарга, дөрес диагноз куярга, дәвалау билгеләргә кирәк. Әлбәттә инде, бу вакыт аз. Пациентлар да төрле була. Акрын хәрәкәтләнүче, начар ишетүче өлкән яшьтәгеләр күп.

Аның фикеренчә, бу мәсьәләне “өстә” яңадан карасалар комачауламас иде.

Аны тагын тар белгечлек табиблары җитмәү генә түгел, шулай ук терапевтлар җитешмәү дә борчый. Шулай ук Илмира Мөдәрис кызы УЗИ җиһазларын яңартырга кирәк иде дип саный. Чөнки чирлеләргә шәһәргә бару кыен да, чыгымлы да.

- Әни, мин үскәч, синең кебек үк табиб булам, ләкин педиатр, - ди аңа ике ел элек дүртенче класста укыган кызы Аделина. Ләкин соңыннан бу фикереннән кире кайта – синең эшең бигрәк мәшәкатьле һәм катлаулы, - ди ул инде алтынчы класста укыганда.

- Әти белән әниемә рәхмәт, балаларны карарга ярдәм итәләр. Алардан башка миңа бик кыен булыр иде, - дип рәхмәт белдерде әти-әнисенә Илмира Мөдәрис кызы. – Ә калганы бар да яхшы.Үз эшемне яратам. Коллектив әйбәт, тату. Кызым Аделина һәм улым Данир сөендереп торалар. Иң мөһиме барыбыз да исән-сау, сәламәт, эшем бар. Яшәргә урын бар. Иртән шатланып дәваханәгә йөгерәм, ә эшләрне тәмамлагач, өйгә ашыгам. Бәхет шуңардан гыйбарәттер ул, мөгаен.

Рәйсә МУСИНА. Фото гаилә альбомыннан алынды.


Читайте нас: