Барлык яңалыклар

Чирек гасыр – аз вакыт түгел

Иртән-иртүк хуҗалыкта эшләрен караштыргач, Әлфия Абсаттарова (рәсемдә) эшкә ашыга. Ханым җаваплылыгы чикләнгән “Правда” агрофирмасында машина белән сыер саву операторы булып эшли.

Безнең савучылар нинди генә һөнәргә ия түгел! Алар арасында кассирлар, малярларны да очратырга мөмкин. Ә менә Әлфия Хөсәен кызы – IV разрядлы пешекче-кондитер. Әлеге һөнәр нечкәлекләренә ул Нефтекама шәһәрендә укыган, анда аның апасы яшәгән. Берникадәр вакыт ашханәдә эшләп, тәҗрибә туплаган. Ләкин аңа туган районына кайтырга туры килгән. Кияүгә чыккан. Һөнәре буенча эш таба алмаган, ә менә фермага савучы таләп ителгән. Башта икеләнгән ул: “Өлгәшермен микән?” Күбесенчә кул хезмәте, ул бик физик көч таләп итә. Таңнан эшкә бару, аннан караңгы төшкәч кенә кайту. Ләкин болар аңа малларга, җиңел булмаган көндәлек хезмәткә өйрәнү өчен киртә булмаган. Һәм бу инде 25 ел дәвам итә.

Агымдагы елның 9 аенда Әлфия Абсаттарова һәр сыердан 4732шәр килограмм сөт савып алган – бу бик яхшы күрсәткеч! Сөт җитештерү һәм сату буенча Бакый сөтчелек фермасы районда иң алдынгыларның берсе санала.

- Савым савучыларның хезмәтеннән генә түгел, шулай ук яхшы тәрбия һәм дөрес тукланудан да тора. Миңа килгәндә, бары тик үз эшемне намуслы башкарам, - ди Әлфия Хөсәен кызы. Аннары болай дип өсти:

Күп нәрсә шулай ук хезмәттәшләрдән дә тора. Коллектив тату, эш сөючән, бер-берсенә ярдәмчел. Ферма мөдире Валентина Башарова – искиткеч ханым, аңа теләсә нинди мәсьәлә белән мөрәҗәгать итәргә була, мотлак тыңлаячак, ярдәм итәчәк.

Әлеге вакытта фермада күпләп бозаулар туа, бу сыерларның сөте артуга китерә, куелыгы арта. Һәр савучының төркемендә 50шәр сыер.

- Менә минем яраткан сыерларым, - ханым ике сыер янында туктады. – Ромашкам назлы, тыңлаучан, ә икенчесе тиктормас, үзенчәлекле холыклы.

Әлфия Хөсәен кызының эшендә дә, өендә дә мәшәкате җитәрлек. Аның зур хуҗалыгы ферманы хәтерләтә. Хуҗалык эшләрендә балалары ярдәмләшә. Әлфия Хөсәен кызында алар дүртәү. Ике улы зур инде, берсе Мәскәүдә, икенчесе Башгеофизикада эшли, бер кызы мәктәптә укый, кечесе балалар бакчасына йөри. Алар аның иң зур шатлыгы һәм бәхете.

Фаягөл ЙОСЫПОВА. А.ЗӘЙНЕТДИНОВ фотосы.

Читайте нас: