Барлык яңалыклар

“Тәмле” һәм кирәкле һөнәр

Илсөяр Якупова (рәсемдә) очраклы рәвештә пешекче булып китә. Бу сиксәненче еллар ахырында була - өч ахирәт сигез классны тәмамлап, Стәрлетамак шәһәрендәге 42 санлы һөнәрчелек училищесына документларын тапшыра.

- Чөнки бу уку йорты автовокзалга барыннан да якынрак урнашканы иде, - дип елмаеп искә ала Илсөяр Равил кызы бу вакытны. – Без пешекче белгечлеген сайладык. Кызыклы, да, кирәкле дә һөнәр дип уйладык.

Диплом алгач, ул шәһәрдә ел ярым “Айгөл” кафесында эшли, өлкән остазларыннан тәҗрибә туплый, күп нәрсәгә өйрәнә, ә бер үк вакытта пешекче булуның үзенә ошавын аңлый.

- Минем юлымда гел яхшы кешеләр генә очрап торды. Кайда гына эшләсәм дә, ярдәмчел кешеләр эшләгән коллективка әләктем.

1989 елдан И.Якупова Стәрлебаш район дәваханәсенең азык-төлек блогында пешекче булып эшли. Аңардан тыш монда тагын дүрт хатын-кыз эшли. Кухняда эш иртә таңнан кайный. Аларның эш көне иртәнге алтыда да, сигездә дә башланырга мөмкин – графикка бәйле. Көн уртасына ашханәдән тәмле исләр килә башлый. Көненә 60-70 кешегә пешерәләр. Коллектив монда тәҗрибәле, тату. Ризык әзерләү өчен барлык кирәкле җиһазлар бар.

Эш күп вакытны алса да, ханым өйдә дә тормыш иптәше һәм балалары өчен пешеренергә ярата. Аларны төрле камыр ашлары белән сыйлый.

Әйткәндәй, өч ахирәтенең тагын берсе, Илсөяр Равил кызы кебек үк, сайлаган һөнәренә бүген дә тугры кала, өченчесе почтальон булып эшли.

Фаягөл ЙОСЫПОВА.

А.ЗӘЙНЕТДИНОВ фотосы.
Читайте нас: