Аңа ил Президенты В.В.Путиннан, район хакимияте башлыгы Ф.З.Туктаровтан открыткалар, шулай ук бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырырга Яңгырчы авыл биләмәсе башлыгы Ф.Ф.Кәримов, авыл биләмәсенең эшләр идарәчесе М.М.Акбашева килделәр. Алар юбилярны 90 яше тулу белән кайнар котлап, сәламәтлек, иминлек, җан тынычлыгы, якыннарының сөюен һәм хәстәрлеген теләде.
90 яшь – абруйлы яшь, һәркемгә дә мондый юбилейны күрергә насыйп булмый. Ә аны балаларың, оныкларың белән бергә каршылау – зур бәхет! Бу бәхет безнең юбилярга да хас. Ире Әдъгам белән (хәзерге вакытта ул мәрхүм) алар биш ул һәм кыз тәрбияләп үстергән. Соңгы 26 елда Мөбарәк Вәлиәхмәт кызы улы Филүс һәм килене Лилия белән бергә аларның хәстәрлегендә яши. М.Хисамова гомерен хезмәткә һәм балалар тәрбияләүгә багышлаган. Ул озак еллар Яңгырчы урта мәктәбе каршындагы кышкы чорда күрше авыллар балалары яшәгән интернатта балаларны караган.
Сезгә сәламәтлек, якыннарыгызның күңел җылысын телибез. Юбилеегыз белән!
Фаягөл ЙОСЫПОВА.
Фото Ф.КӘРИМОВ тарафыннан бирелде.