Барлык яңалыклар

Бар нечкәлекләренә кадәр белеп, эшләрен намуслы башкаралар

Дамир Ибәтуллин һәм Илсур Мөхәммәтов (рәсемдә) юл ремонт-төзелеш идарәсенең асфальт-бетон заводында операторлар булып эшли. Икесенең дә хезмәт стажлары зур. Асфальт-бетон катнашмасын җитештерү буенча эшләрен бар нечкәлекләренә кадәр белә һәм барлык технологияне үти.

- Икесе дә – Дамир Амур улы һәм Илсур Әмирҗан улы – җаваплы, намуслы, ачык күңелле һәм башкаручан хезмәткәрләр, үз бурычларын төгәл башкара. Кирәк булганда ял һәм бәйрәм көннәре белән исәпләшми эшлиләр. Алар беркайчан да кыен хәлдә калдырмый, бу егетләргә һәрвакыт таянырга була, - ди алар турында предприятие җитәкчесе Муса Ногманов. – Икесе дә хезмәттәшләре, шулай ук предприятие җитәкчелеге тарафыннан хөрмәткә һәм абруйга лаек.

Операторлар үзләре күп сөйләшергә яратмый. Эшләре турында күп сөйләп тормадылар, намуслары кушканча үз эшләрен башкаруларын әйттеләр.

Билгеләргә кирәк, Д.Ибәтуллин һәм И.Мөхәммәтов әйбәт хезмәткәрләр генә түгел, башкалар өчен үрнәк булырлык гаилә башлыклары да. Ибәтуллиннар гаиләсендә үз балаларыннан тыш тәрбиягә алган ике бала сөю һәм хәстәрлектә үсә. Ә Мөхәммәтовлар яңа өй сала.

Күңелләренә шатлык бирүче эшләре, үзләрен хөрмәт итәләр һәм хезмәт күрсәткечләре әйбәт, яраткан гаиләләре, балалары, имин тормышлары бар. Бу ир-егетләрнең бәйрәмне күтәренке кәеф белән каршыларга тулы хокуклары бар.

Рәйсә МУСИНА.

А.ЗӘЙНЕТДИНОВ фотосы.
Читайте нас: