Барлык яңалыклар

Фронтовик Фәйзулла Биктимеров үзенең 95 яшен билгеләде

Германиядән Уфага кадәр Фәйзулла ике атнага якын кайта. Аннан янә тимер юл буйлап – Раевка поселогына. Кич якынлаша. Ерак туганын эзләп китә. Аларда куна кала. Иртән – янә юлга. - Хәлдән чыгу юлы бер генә – җәяүләп кайтырмын ахры, - ди ул туганына. – Егерме ике километр инде. Ул безгә берни түгел. Май аеның табигате тантана итә, һәркайда гүзәллек, хозурлык. Юл буендагы кырлар-болыннар оста куллар белән тукылган төрле төстәге зур келәмне хәтерләтә. Җир кояш астында изрәп киткән кебек тоела. Язгы җил үләннәр исен алып килә. Туганнары һәм якыннары белән очрашу турындагы матур уйлар да күңеленә җылы дулкын булып керә. Менә авыллары Ташлының беренче өйләре күренә. Әнисе Мөнәвәрә һәм әтисе Арсланбәк ах итеп, улларын кочаклап алалар. Фәйзулланың күкрәгендә Кызыл Йолдыз ордены, «Батырлык өчен» ике медале, «Хәрби хезмәтләре өчен» медале балкый. Күңел түреннән хатирәләр ургылып чыга. Биктимеровлар гаиләсеннән дүрт ир-егет фронтка китә. Гаилә башлыгы Сталинград янында сугышларда катнаша. Авыр яралана. Озак итеп госпитальләрдә дәвалана. 18 яше дә тулмыйча сугышка алынган уллары Мөхәммәтрәхим дә шулай ук яралана. Ә өлкән уллары Сәйфулла сугышның башында ук һәлак була. Уртанчысы, Фәйзулла, фронт юлларыннан өч ел буе атлый. Икенче көнне Фәйзулла авылны урап чыга. Кайчандыр шушы юл аны өлкән тормышка озаткан авыл капкасы янында уйланып басып тора.

16 яшьлек Фәйзулла ул вакытта аларның Әлшәй районыннан бер төркем егетләр белән Свердловск өлкәсенең Нижний Тагил шәһәренә юнәлә. Монда ФЗУга (фабрика-завод өйрәнчекләре мәктәбе) җибәрәләр. Оборона предприятиесендә эшли. Сугыш башлану турындагы хәбәрне шунда ишетә.

- Ун көнгә булса да ялга кайтып килергә рөхсәт итегезче, - дип мөрәҗәгать итә Фәйзулла цех начальнигына. – Авылыма кайтып килергә телим.

- Ярар алайса, кайтып күреп кил.

Шул кайтуыннан аңа авылда калырга туры килә. Колхоз эшенә җигелә.

Киләсе елның мартында армиягә чакыру кәгазе ала. Чишмә районындагы Алкино поселогына уку подразделениесенә җибәрәләр. Өч айдан - фронтка. Биктимеровны 21нче механикалаштырылган бригадага билгелиләр, ул соңрак генерал Михаил Катуков командованиесендәге гвардия танк армиясе составына керә. Тагын да аныграк итеп әйткәндә - Фәйзулла саперлар төркеменә эләгә. Шушы махсус подразделениедә отделение командиры була.

- Безнең эшнең нидән гыйбарәт булуын үзегез аңлыйсыздыр, егетләр, - ди яңа килгән егетләргә взвод командиры лейтенант Сабит Хәсәнов. Ул үзе Чиләбе өлкәсе Миасс шәһәреннән.

Елец, Воронеж шәһәрләре янында авыр оборона сугышлары. Иптәшләренең һәлак булуы. Аларның берсе, Виктор Савельев, кичә генә төшке аш вакытында кәләшеннән хат укып утырган була. Менә кайтам да, шунда өйләнәм, дип хыяллана... Фәйзулла Касторное тимер юл станциясендә коточкыч күренеш шаһиты була. Кинәт кенә дошман самолетлары килеп чыга да безнең солдатлар һәм кораллар тулы берничә эшелонны бомбага тота. Алардан берни дә калмый. Ул 1943 елның җәендә Курск дугасында дәһшәтле сугышта катнаша. Монда немецларның Сталинград алышында югалткан стратегик инициативаны кайтарып, совет гаскәрләренең зур өлешен камап алырга һәм юк итәргә омтылышы өзелә. Бөек Ватан сугышы чорында иң зур танк сугышы булган Прохоровка янында алышлар аеруча каты була. Саперлар безнең танкларга юлларны ачу өчен басуларны минадан чистарта, урыны белән үзләре дә миналар куеп китә.

Украинаны азат итү буенча сугышчан операцияләр. Немецларны көнбатышка таба куалар.

Бервакыт 1944 елның апрелендә Фәйзулланы рота командиры өлкән лейтенант Владимир Панфилов чакырта.

- Задание мондый булачак, - дип аңлата ул. – Фронт сызыгыннан ун километрда тимер юл үтә. Дошман тылына үтеп, аларның бронепоездының хәрәкәтен туктату өчен тимер юлны өзәргә кирәк. Үзең белән бер төркем сугышчыларны аласың.

Бик сак хәрәкәт итәләр. Тимер юл янындагы урманга барып җитәләр.

- Менә нәрсә, - ди Фәйзулла иптәшләренә. - Без Николай белән икәү барабыз. Башкалар засадада кала.

Төнге караңгылыкта бронепоезд утлары күренә. Ул ике көчле шартлаткыч куелган урынга килеп җиткәч, каты шартлау ишетелә. Куәтле хәрби машина читкә чыгып оча.

Саперлар югалтуларсыз үзләренеке янына кайтуга ирешәләр. Барысын да бүләклиләр.

Көнбатыш Украина. Карпат. Алда – Днестр елгасы аша күпер. Дивизия командиры үзе килә.

- Ә бит бу күпер йөзләгән километрга берәү, - ди ул уйчан гына. – Безнең армиянең сул канаты кичүе өчен иң уңайлы урын. Немецлар аны алдан миналап куйгандыр дип уйлыйм. Ә бәлки, аңа килү юлларын да.

-Саперлар җибәр, - дип боера генерал рота командиры В.Панфиловка.

Биктимеров отделениесе эшкә тотына.

Җайланмалар хәйлә белән корылган була. Аларны хәвефсезләндерү өчен никадәр ныклык, осталык, төгәллек таләп ителә. Ә сапер, халыкта әйтелүенчә, үз гомерендә бер генә ялгыша. Күпердән ике йөзләп метр территорияне миналардан тазарталар.

Украина һәм Польша чигендәге Сан елгасы. Солдатлар уң ярда ял итәргә утыра. Һәм кинәт каршы ярдан көчле атышкан тавышлар ишетелә. Бик күп яралылар. Фәйзулла сикереп торып, башкалар белән аларны коткарырга ашыга. Шунда взвод командиры аңа дәшә:

- Биктимеров, син бит үзең дә яралангансың. Күрмисеңмени, кан тамып тора.

Ярчык сул кулына тигән булып чыга.

Госпитальдән соң Фәйзулла үз ротасына кайта. Варшаваны азат итүдә катнаша.

1945 елның февралендә, Польшаның көнбатыш өлешендә сугышлар барганда, Биктимеров һәм тагын ике сапер Кебниц авылы тирәсендә дошманның оборонасына инженерлык разведкасы үткәрергә боерык ала. Әмма аларга бер төркем немецлар ут ача. Фәйзулла һәм ике иптәше дә аларга каршы ата башлый. Дистәдән артык немец үтерелә, өчесен әсирлеккә алалар.

- Менә бит нинди тормыш эләкте, - дип елмая шаян Степан Балашов. - Тиздән Германиядә булырбыз, мөгаен, ә бәлки, Берлинга ук барып җитәрбез.

Әйе, аларга Берлин операциясендә катнашырга туры килә. Ләкин язмышлары төрлечә була. Аларның ротасыннан дүрт иптәше Германиядә, фашист өненә килеп җиткәндә һәлак була.

Фәйзулла 1947 елда демобилизацияләнә.

Мәскәүдә Тамбовка кайтып китәргә тиеш булган Степан Балашов белән хушлаша.

Авылына кайткач ике көннән соң Фәйзулла янә район үзәгенә китә. Монда бер танышы әйтә:

- Киномеханиклар курсларына җыялар дип ишеттем. Барырга теләмисеңме?

Фәйзулла озак уйланып тормый. Авылга кайтып, кирәкле документларын, әйберләрен ала да, Бәләбәйгә юллана.

Укуны тәмамлар алдыннан мәктәп директоры аның белән әңгәмә кора.

- Юллама бирү бара, - ди ул. – Сине Федоровка районына җибәрергә карар иттек.

Хәл ителгән икән – димәк, каршы килеп булмый. Биктимеров шушы районда күчмә киномеханик булып эшли башлый. Әйбәт эшләгәне өчен мактыйлар. Рәхмәт белдерәләр. Бервакыт хәтта республика буенча призлы урын ала.

Озын буйлы, чибәр егетне күргәндә бик күп кызларның йөрәге җилкенгәндер, мөгаен. Тик ул үзе генә кыюсыз була. Бервакыт Коры Изәк авылында Гәүһәр исемле чая кыз белән таныша. Һәм аны үзенең язмышы икәнен аңлый. Алар өйләнешәләр. Барысы да әйбәт була. Берничә елдан хатынының туганнары яшәгән Стәрлебашка күченәләр. Район киночелтәрендә абруйлы белгечне шатланып эшкә алалар.

Еллар үтә. Эш әйбәт бара. Ләкин Биктимеров урман эшенә тартыла. Үзенең уйларын киночелтәр директоры Р.Гыйбадуллин белән уртаклаша.

- Бәлки, кире уйларсың, - ди Рәшит Гобәйдулла улы. – Безнең сине җибәрәсе килми.

- Юк инде, ныклы карар иттем.

- Ул вакытта уңышлар телим.

- Рәхмәт.

Биктимеров Стәрлебаш урманчылыгына урманчы булып урнаша. Ул вакыттагы җитәкче Сабирҗан Макашев ачык күңелле, әмма принципиаль кеше була. Коллективның яңа әгъзасын игътибар белән күздән кичерә. Һәм шундый карарга килә: яхшы, лаеклы хезмәткәр. Коллективның еллык җыелышында шул турыда хәбәр итә дә.

Ул вакыттагы урманчыларның мәшәкатьләре җитәрлек була. Урман кисү урыннарын, делянкаларны бүлү, тазарту, яшь үсентеләрне сирәкләү, баганалар, киртәлекләр, печән, миннек әзерләү, орлыклар, дару үләннәре җыю, чишмәләрне карау, буралар әзерләү, урман үсентеләрен саклау һәм башка бик күп эшләр. Бер сезонга никадәр эш. Һәм һәркайда өлгерергә кирәк. Һәм тиз арада. Бу күпме көч һәм ныклык таләп итә.

Урман технигы Фәрит Усманов бервакыт елмаеп тәкъдим итә:

- Әйдә, минем участокка күч.

- Синдә бит инде урманчы бар.

- Урыннарыгыз белән алмашырсыз.

- Ярар, кирәкмәс....

Шулай итеп хезмәттә, мәшәкатьләрдә һәм хәстәрлекләрдә еллар үтә.

- Синең, Фәйзулла абый, тормыш позицияң актив, - дип бервакыт уйлары белән уртаклаша яшь хезмәттәшләренең берсе. – Барысы да шулай диләр.

Чынлап та, ул җыелышларда, конференцияләрдә теләп, кызыксынып катнаша, мөһим мәсьәләләр күтәрә, аның киңәшләренә колак салалар. Башка вакытта да әңгәмәләрдә әңгәмәдәше өчен файдалы киңәшләрне оста гына җиткерә белә.

Пенсия яше җитә. Бу уңайдан аңа бик күп җылы сүзләр әйтәләр. Ветеранга бу турыда искә алу күңелле.

Хәзер Фәйзулла Арсланбәк улы Әксән урамындагы үз өендә ялгызы яши. 53 ел гомер иткән хатыны 17 ел элек вафат була. Бик күп Почет грамоталары, котлау открыткалары, фотокарточкалар булган өй архивын ул кадерләп саклый.

Фәйзулла Арсланбәк улы еш кына урамга йөрергә чыга. Авыл үзәгенә кадәр килә. Аеруча җомга, “базар” көннәрендә. Танышлары белән очрашырга, сөйләшергә.

Күптән түгел янә урамга чыга.

- Исәнмесез, Фәйзулла агай, - диде базар мәйданында урта яшьләрдәге күптәнге таныш ир-егет аны туктатып.

- Сәлам.

- Менә сиңа карыйм да, озын буйлы, һаман да төз гәүдәле, егәрле, күтәренке рухлы, яхшы хәтерлесең һәм синең шундый өлкән яшьтә булуыңа ышану кыен, - дип дәвам итә әңгәмәдәше. – Моның берәр сере бармы әллә?

- Алай дип әйтмә, - дип елмая Биктимеров. – Күз тидерәсең.

- Абзый, ничек яшисең?

- Аллага шөкер, әйбәт. Улларым ярдәм итеп тора. Алар минем өчәү. Өлкән улым Салават – Салават шәһәрендә. Хатыны белән еш кайталар. Башкалары – Марс белән Марат, монда, Стәрлебашта. Марс белән киленем Людмила ерак түгел яшиләр, шуңа күрә күбрәк вакытымны аларда үткәрәм. Марат та онытмый. Рәхмәт аларга.

Башка авылдашлары белән дә шундыйрак әңгәмәләр кора.

Ә бит эш яшьтә генә түгел, хәтта ул да зур хөрмәт уята анысы. Иң мөһиме – ул тормышын лаеклы үткән. Фәйзулла Арсланбәк улы бу турыда тыйнаклыгы белән беркайчан да әйтми, болай да, артык сүзләрсез дә аңлашылып тора.

Мансур ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН.

Фото гаилә альбомыннан алынды.

Читайте нас: