Барлык яңалыклар

Табылды авылыннан ак инәй

Табылды авылыннан Мәдинә Гайсаровага 87 яшь. Өлкән яшьтә булуына карамастан, ул өендә дә, бакчасында да бик күп чәчәкләр үстерә, мамык шәлләр бәйли, икмәк пешерә, ураза тота, Коръән укый һәм мәчеткә йөри.

Мәдинә Янгол кызы 1931 елда Чиялек авылында туган. Әлеге вакытта чиялек булган урында элек авыл булган. Октябрь революциясеннән соң илдә социализм төзелә башлый, ә урыннарда – колхозлар оеша. Мәдинәнең әти-әнисе Янгол һәм Хафизә коллектив хуҗалык төзүне беренчеләрдән булып хуплый һәм Табылдыга күченә. Ул вакытта Мәдинә бер айлык кына була. “Яңа кое” колхозына атларын, сыерларын биреп, алар колхозчылар булып китә. Ул чорларда җирне атлар, сыерлар белән эшкәрткәннәр. Авыр булган, әлбәттә, әмма тормыш әкренләп җайга салынган. Ләкин сугыш башланган... 1943 елның көзендә немецлар Мәскәүгә якынлашкач, Мәскәү балаларын безнең республика гаиләләренә таратканнар. Табылды авылына да ике балалы ханым килә. Алар ел буе авылда яши. Соңрак, безнең солдатлар һөҗүмгә күчкәч, үзләренә кайтып китәләр. Мәдинә Янгол кызы аларны Стәрлетамакка кадәр озатуын хәтерли.

Хафизә һәм Янгол Вахитовларның биш баласы була. Олы уллары Яхъя – беренчеләрдән булып Туган илне сакларга китә. Әти-әнисе аңардан бер генә хат алып өлгерә, анда аның немецлар камавына эләгүе турында языла. Икенче уллары Якуп та кече командирлар курсын тәмамлап, фронтка китә. 44 нче елда әти-әнисе аның кара кәгазен ала. Өченче уллары Фәүкать – җиде еллык мәктәпне тәмамлаганнан соң колхозда эшли, аннары армиягә алына. Аннан кайткач, педучилище тәмамлый һәм озак еллар сельпо, райпо рәисе булып эшли. Героебыз гаиләдә дүртенче бала. Сугыш башланганда өченче класста укыган була. Мәктәптә салкын, язу карасы туңа. Мәдинә Янгол кызы 1950 елга кадәр коточкыч ачлык булуын искә ала. Ул чакта үзе сабанчы булып эшләгән. Үлән биек, җир тыгыз була. Яңа басуларны ачуы авырга туры килә. 50нче еллардан соң гына җиңелрәк була, үзйөрешле комбайннар барлыкка килә. Уңыш уңа башлый, колхозчыларга ашлык таратыла. Бу үзгәрешләргә алар шулкадәр сөенә!

Мәдинә апа әти-әнисе белән горурлана. Әтисе Янгол бабай гадел, эшсөяр кеше була. Ике тапкыр район алдынгысы буларак Бөтенсоюз съездында катнаша. Әнисе Хафизә Ибракай авылыннан була. Ул матур бизәкле паласлар тукуы белән тирә-якта дан тота. Шушы кәсепне кызына да өйрәтә. Хәзер аларның станогы авыл музеенда саклана. Мәдинә Янгол кызы ире Тимербай Минеәхмәт улы белән бәхетле һәм озак яшиләр. Ул яшьтән спорт ярата, көрәш белән шөгыльләнә, район Сабантуйларында гына түгел, Федоровка, Стәрлетамак, Мәләвез районнары Сабантуйларында да күп тапкырлар батыр була. 1999 елда вафат була. Алтын туйларына кадәр берничә ел гына яши алмый. Дүрт кыз тәрбияләп үстерәләр. Аларның барысы да, үз һөнәрендә лаеклы хезмәт салып, хаклы ялга чыга.

Мәдинә Янгол кызы шушы яшькә җитүенә сөенеп туя алмый. Балалары, оныклары – аның чәчәкләргә күмелеп утырган пөхтә, күркәм өендә еш кунак була. Ул үзенең картлыгына бер дә зарланмый, тормыштан ямь, тәм таба белә, үзенә озын, бәрәкәтле гомер биргән өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтләр укый.

Нурия ИСМӘГЫЙЛЕВА,

Күндерәк авыл биләмәсенең ветераннар советы рәисе.

Фотода М.Гайсарова кызлары белән.

Читайте нас: